Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстанда паллиатив ярдәм күрсәтү системасына федераль бюджеттан акча арта

Былтыр 78 млн сум күләмендәге беренче федераль трансферт медикаментларга, паллиатив ярдәм бүлекләрен яңадан җиһазлауга сарыф ителгән.

(Казан, 29 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстанда паллиатив ярдәм системасы өчен федераль бюджеттан 110 млн сумга якын акча бирелер дип көтелә. Бу узган елгы акчадан күбрәк. Бу хакта “Татар-информ”да матбугат конференциясендә Республика онкология клиник диспансеры баш табибы урынбасары, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының паллиатив ярдәм буенча штаттан тыш баш белгече Илсур Шәймәрданов әйтте.

Былтыр 78 млн сум күләмендәге беренче федераль трансферт авыртуны баса торган наркотик препаратлар, медикаментларга 100 процент дәрәҗәдә мохтаҗ пациентлар өчен тотылган. Шулай ук, паллиатив ярдәм бүлекләрен яңадан җиһазлауга сарыф ителгән.

Моннан тыш, бу акчага 2018 елда Республика клиник хастаханәсе каршында онкологик профильдә булмаган авыруларны дәвалау буенча паллиатив ярдәм бүлеге ачылган. “Сулыш алу җиһазлары алынды, аннары алар өй шартларында үпкәләрнең ясалма вентиляциясе өчен кулланыла башлады”, - дип сөйләде Илсур Шәймәрданов.

Ул субъектның бюджетыннан паллиатив ярдәмгә мохтаҗ авыруга көненә 2 мең сум акча бүлеп бирелүен искәртте. Паллитив ярдәм күрсәтү исә, көненә 4 мең сумлык чыгымнарны сорый.

Реклама

“Паллиатив ярдәм күрсәтүне бер генә дәүләт тә үз өстенә тулысынча ала алмый, чөнки анда исәпкә алынмаган чыгымнар күп булырга мөмкин. Бу мәсьәләне федераль Хөкүмәт тә яхшы аңлый, шуңа федерация бюджетыннан трансфертлар бүлеп бирелде. Бу эш дәүләт-шәхси партнерлык нигезендә оештырыла, хәйрия өлеше дә булырга тиеш”, - диде Илсур Шәймәрданов.

Аның сүзләренчә, бүген бүлеп бирелә торган акча авыруларны карау, тәрбияләү, каты авыру булганда, сызлануны басу өчен бүлеп бирелә. “Акча күләме акрынлап “юл картасы” буенча күтәрелергә тиеш”, - диде Шәймәрданов. Амбулатор, аннары паллиатив ярдәм һәм хоспистан торган чылбыр төзелсә, система камил дип санарга була, диде.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/29/190584/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев