Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстанда соңгы биш елда 800 спорт мәйданчыгы булдырылды

2018 елда барлыгы 427 миллион сумга йөздән артык спорт объекты төзү планлаштырыла. Соңгы биш елда Татарстанда 791 спорт мәйданчыгы сафка бастырылган. 2013-2017 елларда республикада универсаль спорт мәйданчыклары төзелеше программасына 1,8 миллиард сум акча тотылган. Шул исәптән 44 миллион сум - федераль бюджеттан бирелгән. 2017 елда республикада 131 спорт объекты: 100...

2018 елда барлыгы 427 миллион сумга йөздән артык спорт объекты төзү планлаштырыла.
Соңгы биш елда Татарстанда 791 спорт мәйданчыгы сафка бастырылган.
2013-2017 елларда республикада универсаль спорт мәйданчыклары төзелеше программасына 1,8 миллиард сум акча тотылган. Шул исәптән 44 миллион сум - федераль бюджеттан бирелгән.
2017 елда республикада 131 спорт объекты: 100 спорт мәйданчыгы; ясалма өслекле, чишенү урыннары һәм трибуналары булган 20 хоккей тартмасы төзелде.
Узган ел Татарстанда беренче тапкыр блок-модульле чаңгы базалары сафка бастырыла башлады. Бер елда 11 чаңгы базасы - 11 муниципаль районда берәр объект ачылды.
Спорт объектларын төзү программасы 2018 елда да дәвам итәчәк. Спорт мәйданчыклары, хоккей тартмалары һәм блок-модульле чаңгы базалары - барлыгы 113 яңа объектны кулланышка тапшыру көтелә. Бу максатларга республика бюджетыннан 427 миллион сум акча бүлеп биреләчәк.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Татарстанда соңгы биш елда 800 спорт мәйданчыгы булдырылды

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев