Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстанда социаль ярдәм системасы камилләшә

Республикада булдырылган социаль ярдәм системасы камилләшә. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының норматив хокукый актлары гамәлгә керде. Алар гражданнарның аерым категориясенә өстәмә социаль ярдәм күрсәтүне күздә тота.

Аерым алганда, узган елның 7 ноябрендә кабул ителгән "Хәрби хезмәттәгеләргә бирелә торган акча һәм аларга аерым түләүләр турында"гы 306 нчы федераль закон нигезендә хәрби хезмәттәге яки хәрби җыенга чакыртылган граждан сугышчан имгәнүдән соң инвалид булса, сәламәтлегенә салынган зыянны компенсацияләү өчен айлык түләү каралган: I группа инвалидка 14000 сум, II группага- 7000 сум, III группага 2800 сум. Ай саен акчалата биреләчәк әлеге ярдәм Россия федераль медик-биологик агентлыгы ФМБА) вәкаләтендә, ләкин түләүләрне билгеләү һәм исәпләүне социаль яклау бүлекләре башкара. Компенсация алу өчен социаль яклау идарәсенә гариза бирергә кирәк, акча компенсациягә хокуклы кешенең саклык банкындагы хисабына салына.
Сугышчан имгәнүдән соң инвалид үлеп китсә яисә һәлак булса, акчалата айлык ярдәм гаилә әгъзаларына (50 яшенә җиткән хатынына яки 55 яше тулган иренә, яисә шушы ук яшькә җиткән ата-анасына, 18 яшькәчә булган балаларына, әгәр инвалид булмасалар, инвалид икән- 23 яшькә кадәр тигез итеп бүлеп исәпләнә һәм бу исәпкә үлгән (һәлак булган) инвалид та керә.
Хәрби хезмәттә булган яки хәрби җыенга чакыртылган кеше хәрби хезмәттә вазифаларын үтәгән чакта һәлак булса, яки сугышчан имгәнү нәтиҗәсендә үлсә, айлык акчалата түләү күләме аның гаиләсенең һәр әгъзасына I группа инвалидка каралган суммадан чыгып исәпләнә, ягъни 14000 сумнан.
Акчалата ярдәм безнең районда 70кә якын кешегә күрсәтелер дип фаразлана. 24 кеше кергән икенче реестр әлеге агентлыкка җибәрелде.
Әлеге закон 1 гыйнвардан хокукый мөнәсәбәткә керә, шуңа күрә, акчалата түләү алырга хакы булып та ул әлегәчә билгеләнмәгәннәргә гыйнвардан башлап яңадан исәпләнеп биреләчәк.
Тулы мәгълумат газетаның җомга, 6 апрель, 2012 27 (9672) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев