Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстанда температура ике тапкырга түбәнәячәк

Республикада 4 май көнне көндезге сәгатьләрдә һава торышы үзгәрәчәк: башта - 14 градуска, аннан 7 градуска кадәр суытачак. Бүгенге көннең киченнән Татарстан территориясе тотрыксыз метеорологик күренешләр йогытысы астында булачак. Урыны белән яшен, тизлеге секундына 18 метрга җитә торган кискен җил булыр дип көтелә. Исегезгә төшерәбез, көндез Россия Эчке эшләр министрлыгының...

Республикада 4 май көнне көндезге сәгатьләрдә һава торышы үзгәрәчәк: башта - 14 градуска, аннан 7 градуска кадәр суытачак.
Бүгенге көннең киченнән Татарстан территориясе тотрыксыз метеорологик күренешләр йогытысы астында булачак. Урыны белән яшен, тизлеге секундына 18 метрга җитә торган кискен җил булыр дип көтелә.
Исегезгә төшерәбез, көндез Россия Эчке эшләр министрлыгының Баш идарәсе Татарстан территориясендә 2 май көнне 17 сәгатьтән - 3 май көнне 22 сәгатькә кадәр республика буенча урыны белән тизлеге 15-18 метрга җитә торган көчле җил һәм яшен булачагын кисәткән иде.
«Бу кичтә яшен булу ихтималы әле дә бар. Хәзерге вакытта сүз 3 майда булачак тотрыксыз һава торышы турында бара. Иртәгә көндез әле җылы булачак. Ягъни көндез температура артык төшмәячәк - көн кисәк кенә суытмаячак. Ләкин иртәгәге көн - күрсәткеч түгел, яңгыр явачак, бераз суытачак, әмма пәнҗешәмбе һәм җомга шикелле үк салкын булмаячак», - дип аңлатты ул.
«Ә менә пәнҗешәмбе шактый суытачак, 4 майда көндез 9-14 градус җылы булыр дип көтелә. 5 майда көндез 7-12 градус, ә төнлә температура 0 градуска кадәр төшәчәк», - дип кисәтте Феликс Гоголь.
Ул шулай ук республика территориясендә яшен булу ихтималы сакланачагын җиткерде, тик ул билгеле бер урыннарда гына булыр дип көтелә.
Синоптиклар фаразлавынча, 4 һәм 5 майда Татарстанда һава температурасы шактый түбәнәячәк. 3 май төненнән 4 майга 3-8 градус җылылык, көндез 9-14 градус булыр дип көтелә. 5 майда төнлә - 2 градустан 3 градуска кадәр җылы һәм көндез 7-12 градус җылы булачак.
Беренчел мәгълүматлар буенча, 6-8 май көннәрендә Татарстанда салкын һава торышы сакланачак.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/05/02/139852/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев