Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 инфекциясен йоктыруның 105 яңа очрагы ачыкланды

Чир йоктырган кешеләрнең күбесе Казанда – алар 41, шулай ук Чаллыда 22 кеше.

(Казан, 7 май, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясен йоктыру очраклары арта бара. Тәүлек эчендә 105 яңа очрак ачыкланган, бу алдагы көнгә караганда өчкә күбрәк. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«31 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 74е амбулатор дәвалануда, аларының авыруы җиңел яки симптомсыз формада», — диде Галимова.

Инфекцияле авырулар арасында 30дан 50 яшькә кадәрге 31 кеше теркәлгән. Икенче урында 60тан 70 яшькә кадәр булганнар, алар 27 кеше. Өченче урында — 50дән 60 яшькә кадәрле 24 авыру.

Барыннан да элек, чир йоктырганнарның күбесе Казанда — 41, аннан Чаллыда - 22 кеше. Өченче урында Түбән Кама районы тора, анда 11 авыру ачыкланган.

Диагностика барышында Татарстанда Covid-19 авыруы 1415 кешедә расланган, стационарда 375 кеше дәвалана, шуларның алтысы ИВЛ – ясалма сулыш алдыру аппаратларына тоташтырылган. Барлыгы шул вакыт эчендә 251 пациент сәламәтләнде, шул исәптән 68е узган тәүлектә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев