Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстанда участокларны Россия Конституциясе буенча тавыш бирүгә әзерләү төгәлләнде

Илнең төп законына үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча тавыш бирү 25 июньдә башланачак.

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү өчен 65 территориаль һәм 2809 участок сайлау комиссиясе җәлеп ителәчәк. Барлык участокларны әзерләү төгәлләнде. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

«Уңайлы булсын өчен без гражданнарга үз битлекләре, перчаткалары һәм авторучкалары белән участокларга килергә киңәш итәбез, ләкин алардан башка килсәләр, аларга кирәкле бөтен нәрсәне бирәчәкләр», - диде Кондратьев.

Шул ук вакытта ул сайлау участокларына керүчеләрнең температурасын үлчәячәкләрен әйтте. «Бу тавыш бирүчеләргә генә түгел, ә комиссия әгъзаларына, күзәтүчеләргә, хокук саклау органнары, матбугат хезмәткәрләренә дә кагыла. Тавыш бирүдә катнашучыларның сәламәтлеге -өстенлекле, шуңа күрә мондый саклык чаралары атна дәвамында гамәлдә булачак», - дип искәртте ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

Тавыш бирү алдыннан барлык участокларда да санитар эшкәртү үткәреләчәк, ә көн дәвамында биредә дезинфекцияләү эретмәләре белән дымлы җыештыру үткәреләчәк. Керү һәм чыгу юлында дезинфекцияләүче келәмнәр һәм кулларны эшкәртү өчен чаралар урнаштырылачак. Тавыш бирүчеләр өчен маршрутларны һәм дистанцияне күрсәткечләр белән билгеләячәкләр. Җиһазлар куркынычсыз арада урнаштырылачак, тавыш бирү өчен кабиналардан алгы пәрдәләр алынган.

Реклама

РФ Конституциясенә төзәтмәләр уңаеннан үз фикерләрен белдерү хокукына 2,9 млн татарстанлы ия. Республикада яшәүче 101,3 меңнән артык кеше өйдә тавыш бирергә теләк белдерде. Бу категория гражданнар өчен бюллетень, гариза, авторучка, битлек һәм перчаткалар тутырылган махсус пакетлар әзерләнгән. Пакетлар алдан дезинфекцияләнә. Күчмә комиссияләр составы шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителгән, аларның автомобильләре өчен санитар эшкәртү каралган.

Өйдә тавыш бирергә җыенулары турында алдан хәбәр итәргә өлгермәгән гражданнар моны плебисцит үткәрү өчен каралган атна вакытында эшли ала. Гаризалар участок комиссияләрендә 1 июльдә 17 сәгатькә кадәр кабул ителә.

 https://tatar-inform.tatar/news/politics/24-06-2020/tatarstanda-uchastoklarny-rossiya-konstitutsiyase-buencha-tavysh-bir-g-zerl-t-g-ll-nde-5751834

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев