Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстанда укучы баланың, сыйныфташы ручка белән төртү аркасында, күз ясмыгын алырга туры килгән

Агымдагы елның 28 нче апрелендә Яр Чаллыда 11 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә 2 нче сыйныф укучысы сыйныфташының күзенә ручка белән төртеп, аның күзен нык имгәткән. Бу вакытта балалар караучысыз булган, чөнки укытучы башка сыйныфта дәрес үткәргән. Балага медицина ярдәме дә вакытында күрсәтелмәгән. Соңрак кыз бала Республика балалар клиник...

Агымдагы елның 28 нче апрелендә Яр Чаллыда 11 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә 2 нче сыйныф укучысы сыйныфташының күзенә ручка белән төртеп, аның күзен нык имгәткән. Бу вакытта балалар караучысыз булган, чөнки укытучы башка сыйныфта дәрес үткәргән. Балага медицина ярдәме дә вакытында күрсәтелмәгән.
Соңрак кыз бала Республика балалар клиник хастаханәсенә китерелгән, анда аның күз ясмыгын алырга туры килгән. Табиблар сүзләренә караганда, ул инде берничә операция кичергән.
Яр Чаллы шәһәре прокуратурасы әлеге факт буенча чарасын күргән. Күзәтчелек ведомствосы Интернетта пәйда булган мәгълүматны тикшергән.
Мәгариф турында һәм РФ дә бала хокукларының төп гарантияләре турында Федераль законнарның таләпләрен бозып, укучыларның караучысыз калуы ачыкланган, чыгып киткән укытучы урынына башкасы кермәгән һәм зыян күргән баланың ата-аналары һәм мәктәп администрациясе бу хакта вакытында мәгълүмат алмаган.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча, прокуратура Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов һәм 11 нче мәктәп директоры Елена Мосолкова адресына закон бозуларны юкка чыгару һәм вазифаи затларны дисциплинар җаваплылыкка тарту турында язма гаризалар керткән.
Моннан тыш, тупланган материаллар, белем бирү учреждениесенең җаваплы вазифаи затларына мөнәсәбәттә процессуаль тикшерү үткәрү өчен тикшерү органнарына юлланган.
Прокурор тыкшынуы актлары карау стадиясендә, дип хәбәр итәләр ТР прокуратурасы матбугат хезмәтендә.
Чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=14800

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев