Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстанда урамда тавыш бирү мәйданчыкларының эш режимын аңлаттылар

Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирү Татарстанда 25 июньнән 1 июльгә кадәр узачак.

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Илнең төп законына төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирү участоклары 25 июньнән 30 июньгә кадәр көн саен 8-20 сәгатьләрдә эшләячәк, әмма төрле мәйданчыклар өчен үз вакыты билгеләнәчәк. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сөйләде.

«25-30 июньдә республика халкы йорт яны территорияләрендә, шулай ук тавыш бирү биналарында тавыш бирә алачак. Ачык һавадагы участоклар 8-13 сәгатьтә, ә ябык биналардагы 14-20 сәгатьтә эшләячәк», — диде ул.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе әйтүенчә, ял көннәрендә — 27, 28 июньдә участоклар 8-14 сәгатьтә эшләячәк. «Тавыш бирү өчен участокларның эш графигы яшәү урыны буенча гражданнарга хәбәр ителәчәк һәм Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе сайтында урнаштырылачак», — дип өстәде Кондратьев.

Реклама

Тавыш бирүнең төп көнендә, 1 июльдә, Татарстан халкы РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү өчен 8-20 сәгатьләрдә сайлау участокларында үз фикерләрен белдерә ала.

 https://tatar-inform.tatar/news/politics/24-06-2020/tatarstanda-uramda-tavysh-bir-m-ydanchyklaryny-esh-rezhimyn-a-lattylar-5751880

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев