Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстанда җәяүлеләргә тәүлекнең караңгы вакытында юл аша чыгу өчен фонарьлар тараталар

5 марттан 18 мартка кадәр Татарстан Республикасында тәүлекнең караңгы вакытында юл кырыннан хәрәкәт иткәндә, юл аркылы чыкканда җәяүлеләр тарафыннан фонарьлар куллануны популярлаштыру буенча чаралар узачак.

Җәяүлеләрне бәрдерүне профилактикалауның әлеге чарасы Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча, уртак утырышы кысаларында тәкъдим ителгән иде. Дәүләт автоинспекциясе һәм «юл хәрәкәте иминлеге» хезмәткәрләре автомобиль юллары янында урнашкан торак пунктларда яшәүчеләр арасында аңлату эшләре алып барачак. Очрашу вакытында җәяүлеләргә фонарьлар таратылачак.
 

2019 елда республика юлларында җәяүлеләр катнашында 1 427 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 130 кеше һәлак булган һәм 1 343 кеше тән җәрәхәте алган. Тәүлекнең караңгы вакытында торак пунктлардан читтә юл аркылы чыгу нәтиҗәсендә 75 очрак теркәлгән. Бу юл-транспорт һәлакәтләрендә 45 кеше һәлак булган һәм 31 кеше җәрәхәтләнгән.
 

Россия Федерациясе юл хәрәкәте кагыйдәләренең 4.1 пункты нигезендә, тәүлекнең караңгы вакытында торак пунктлардан читтә, җәяүлеләргә юл кырыйлары буйлап хәрәкәт иткәндә, яктылык кайтаручы элементлар йөртүне мәҗбүр итә. Торак пунктларда мәҗбүри түгел, тәкъдим генә ителә, әмма без аларны, җәяүленең кайда булуына карамастан, куллануны таләп итәбез. Машина фараларын якын утын кабызып хәрәкәт иткәндә, караңгыда җәяүлене күреп була торган ара 25-30 метрга тигез. Әгәр дә җәяүле киемендә яктылык кайтаручы элемент бар икән, бу ара фараларның якын яктысында 130-140 метрга кадәр арта, ә фараларның ерак уты яктысында 400 метрга кадәр арта. Ут кайтаручы элементлар куллану, җәяүлене бәрдерү куркынычын 65% ка киметә. Без юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре,сезгә яктылык кайтаручы элементлары булган предметлар һәм кием-салымнар, яки киемгә беркетә алган фликерлар сатып алырга киңәш итәбез.
 

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе, юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы һәм сак булырга чакыра һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурилыгы турында исләренә төшерә.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Актаныш ЮХИДИ идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев