Татарстандагы коточкыч юл һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелгән
Азнакай районында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәте хакында тулырак мәгълүмат барлыкка килде. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ике автомобиль бәрелешү аркасында ике кешенең гомере өзелгән, дип хәбәр итте.
Исегезгә төшерәбез, фаҗига кичә иртән Азнакай - Ютазы трассасының 15 нче чакрымында Карамалы авылы...
Азнакай районында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәте хакында тулырак мәгълүмат барлыкка килде. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ике автомобиль бәрелешү аркасында ике кешенең гомере өзелгән, дип хәбәр итте.
Исегезгә төшерәбез, фаҗига кичә иртән Азнакай - Ютазы трассасының 15 нче чакрымында Карамалы авылы янында булган.
«Лада Калина» һәм «КАМАЗ» йөк машинасы бәрелешү аркасында җиңел автомобильдәге 31 яшьлек машина йөртүче һәм 59 яшьлек пассажир хатын-кызның гомере өзелгән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз