Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстанга башка төбәкләрдән килүчеләр карантинда утырмаячак, әмма бер шарт белән

Коронавирус инфекциясе йоктырмавыңны раслый аласың икән, башка төбәктән Татарстанга килгәч ике атналык карантинда утыру хәзер таләп ителми. ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карар үзчикләүләр режимына шундый үзгәрешләр кертте.

Билгеле булганча, Татарстанга Мәскәү, Санкт-Петербург һ.б. төбәкләрдән  килүчеләр ике атналык карантинда утырырга мәҗбүр иде. Моңа кадәр исә чит илләрдән кайтучылар 14 көн өйдә торырга мәҗбүр ителде.

Хәзер исә карантинда утырмау өчен хастаханәдән коронавирус йоктырмау хакында белешмә  алу да җитә. Шулай ук COVID-19 га ясалган тестлары уңай нәтиҗә бирмәүчеләргә дә карантинда утырачакмын дип борчылыр урын юк. Әмма тест Татарстанга килгәнче кимендә ике көн алдан ясалган булу шарт.

Сүз уңаеннан, кичә Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны 2697 гә җитүе, дәваланучыларның 1825 булуы мәгълүм. Үлүчеләр саны—10. 

shahrikazan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев