Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстанга әбиләр чуагы кайчан киләчәк?

Гадәттә, әбиләр чуагы бер-ике атна дәвам итә, кайбер елларда озаккарак та сузыла. Ул айның икенче-өченче атнасында киләчәк. Быел зарыгып көткән җәй Татарстанга бик соңарып килде һәм үзенең эссе көннәре белән бик сирәк иркәләде. Июнь ае боз һәм гарасатлары, июль озакка сузылган яшенле яңгырлары белән истә калды. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә...

Гадәттә, әбиләр чуагы бер-ике атна дәвам итә, кайбер елларда озаккарак та сузыла. Ул айның икенче-өченче атнасында киләчәк.
Быел зарыгып көткән җәй Татарстанга бик соңарып килде һәм үзенең эссе көннәре белән бик сирәк иркәләде. Июнь ае боз һәм гарасатлары, июль озакка сузылган яшенле яңгырлары белән истә калды. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге һәр атнада һава шартларының бозылуы, давыл булачагы хакында кисәтү таратты.
Алда торган август һәм сентябрь айлары ничек булыр соң?
Әлеге һәм башка сорауларга Казан федераль университетының метеорология кафедрасы мөдире, география фәннәре докторы, профессор Юрий Переведенцев җавап бирде.
Июль: башта - салкын, ай азагында - эссе
Июнь һәм июль башы салкынча килде. Июльнең беренче ункөнлегендә һава температурасы климатик нормадан өч градуска түбәнрәк булды. Икенче ункөнлектә исә көннәр җәйгә охшый башлады, температура 22 градуска кадәр күтәрелде. Өченче декада башында суытып җибәрде, һава торышы тагын тотрыксызланды. Шулай да ай ахырында температура 25-27, хәтта 30 градустан да югары күтәрелде. Тулаем алганда, июльнең соңгы көнендә һава температурасы климатик нормага якын булды.
Явым-төшем күләме һәм тәүлеклек уртача температурага килгәндә, июльдә бу җәһәттән нормадан читкә тайпылу күзәтелде. Бу айда +20 градус норма санала. КФУ профессоры республика территориясендә һава торышы аномалияләренең ни өчен шулай еш күзәтелүенә ачыклык кертте.
«Алар атмосфера циркуляциясе белән бәйле. Татарстан һәрвакыт төньяк-көнбатыш һәм көнбатыш циркуляцияләр йогынтысына эләгә. Әгәр республика территориясенә көньяктан коры һава массалары килсә, биредә 2010 елдагы (ул чагында безгә җылы һава массалары Казахстаннан килде) кебек эссе һава торышы урнашыр иде. Ә хәзер нәрсә күзәтәбез? Безгә Атлантикадан дымлы һәм салкынча циклоннар килә. Шунлыктан дым - артыгы белән, ә җылы җитәрлек түгел», - ди Юрий Переведенцев.
Эксперт фикеренчә, ел елга туры килми. Әгәр бу җәй яңгырлы булган икән, киләсе елда моның киресе күзәтелергә мөмкин. Республика территориясенә антициклон килеп, эссе һава торышы урнашуы ихтимал.
Глобаль җылыну һәм катаклизмнар
География фәннәре докторы искәрткәнчә, һава температурасы елдан-ел күтәрелә. Атмосферада пар күбрәк барлыкка килә. Эш шунда ки, җәйге чорда конвекция зур үсеш ала, җир җылынганда һава агымнары өскә күтәрелә. Нәтиҗәдә, даими рәвештә өем-өем болытлар барлыкка килә.
«Глобаль җылынудан беркая да кача алмыйсың. Ул бар һәм булачак. Соңгы 100 елда һава температурасы бер градуска югары күтәрелгән, бу - бик зур сан. Табигый шартларда мондый хәл миллион елга бер тапкыр кабатлана дип саный галимнәр. Бу процесска антропоген йогынтының тәэсире шактый, - дип ачыклык кертә Юрий Переведенцев. - Игътибар иткәнегез бар микән, кешенең нормаль тән температура (36,6 градус) 0,4 градуска гына күтәрелгәндә дә, ул инде авырый башлый. Табигать белән дә шундый ук хәл күзәтелә. Нәтиҗәдә, без төрле катаклизмнарны (су басулар, цунами) күзәтәбез. Галимнәр фикеренчә, боларның барысына да климатның глобаль җылынуы сәбәпче».
Планетабыз бик зур, әмма һава нигездә урта киңлекләрдә җылына. Мисал өчен, Россиянең Европа өлешендә, Татарстанны да кертеп, түбән басымлы өлкә барлыкка килде, ул циклоннарны үзенә «тартып китерә». Шул ук вакытта, бүген Европада эсселек 40 градуска җитә һәм янгыннар котыра.
Август көтелмәгән бүләкләр әзерләми
Һава торышын фаразлаганда, Юрий Переведенцев Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына таяна. Августта явым-төшемнәр һәм температура тиешле нормада булачак. Җәйнең соңгы аенда һаваның уртача температурасы +17..+18 градус, явым-төшем күләме 60 миллиметр тирәсе тәшкил итәр дип көтелә.
Әбиләр чуагы сентябрь уртасында килә
Сентябрь дымлы һәм җылы булачак. Көзнең беренче аенда температура +11 градус, ә явым-төшем күләме 50 миллиметр тәшкил итсә, норма санала. Әмма белгечләр температура 2 градуска югарырак булыр дип фаразлый. Әбиләр чуагы сентябрь урталарында, берникадәр салкынайтканнан соң киләчәк.
«Гадәттә, әбиләр чуагы бер-ике атна дәвам итә, кайбер елларда озаккарак та сузыла. Ул айның икенче-өченче атнасында киләчәк. Бу вакытта һава температурасы +25 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин», - ди КФУ эксперты.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X