Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстанлылар Covid-19дан соң тернәкләнү уздылар

Республиканың 52 тернәкләндерү үзәге Covid-19дан соң сәламәтлекне ныгытырга ярдәм итә.

Татарстанда якынча 2,2 мең пациент яңа Covid-19 коронавирус инфекциясеннән соң реабилитацияне узды. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина реабилитациясе буенча баш штаттан тыш белгече Резеда Бодрова хәбәр итте.

"1 октябрьгә без Татарстан Республикасының 52 дәвалау профилактик оешмасыннан сводка алдык. Анда 2,2 меңгә якын пациент реабилитация узды», – дип билгеләп Резеда Бодрова

Бодрова сүзләренә караганда, Петровскидагы “Нехама” шифаханәсендә, шулай ук, татарстанлыларга вирустан соң, тернәкләнергә ярдәм итәләр. Дәүләт гарантиясе буенча 100 урын бүленгән. Шифаханәдә 30 кеше инде сәламәтлеген ныгыткан. Иң мөһим - реабилитация мәҗбүри медицина иминият полисы буенча үткәрелә.

Реабилитациянең мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча узуы мөһим, дип өстәде ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина реабилитациясе буенча баш штаттан тыш белгече.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев