Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстанлылар ”Җиңү йөзе” проектында ата-бабаларының истәлеген мәңгеләштерә алачак

Җиңү Музеенда “Халык экспозициясе” оештырылган. Проектта катнашучылар ата-бабасының портретын табып балаларына, оныкларына курсәтә алалар.

Татарстан халкы Бөек Ватан сугышы үзәк музее базасында уза торган “Җиңү йөзләре” проектына кушыла ала. Проектта катнашучылар ата-бабаларының портретын табып балаларына, оныкларына күрсәтә ала, дип хәбәр итә оештыручылар.

Проект илебез тарихында гына түгел, бөтен кешелек тарихында иң канкойгыч һәм җимергеч сугышта, Бөек Җиңүгә үз өлешен керткән һәр кеше турында хәтерен саклауга юнәлдерелгән.

Илебезнең хәрби югалтулары - 12 миллионнан артык, ә гражданнар халкы белән бергә 26,6 миллионнан артык тәшкил итә.

“Һәр гаиләдә фронтта сугышкан яки тылда эшләгән туганнары,якыннары турында хәтер саклана.Аларның йөзләре һәм исемнәре бүгенге һәм киләчәк буыннарның байлыгы булырга тиеш”,- дип саный проектны оештыручылар.

“Җиңү йөзләре” проектына кушылып, үз гаилә архивыннан булган материалларны тапшырырга тулырак мәгълүматны түбәндәге сылтама буенча белергә була: https://historydepositarium.ru/about/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев