Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстанлылар табибларга Yardam.ru порталында теләктәшлек хатлары җибәрә ала

"Табибларга хат" сервисы республикада май ахырыннан бирле эшли.

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Республиканың һәр кешесе медицина хезмәткәрләренең фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен Yardam.ru мәгълүмати порталында эшли башлаган «Табибларга хатлар» сервисы аша җиткерә ала. Бу турыда Тататарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Җиңел булмаган көндәлек хезмәтләре өчен табибларга рәхмәтләрне әйтү өчен Yardam.ru сайтында хат язып калдырырга мөмкин. Моның өчен үз исемеңне атап, хатның кайсы хастаханәгә юллавылуын күрсәтергә кирәк. Теләге булган кешеләр хатка фото да өсти ала.

Хатларны yardam@tatar.ru почта адресына да җибәрергә була.

«Табибларга хатлар» сервисы май ахырында эшли башлаган. Акциядә рәхмәт хатын язып, ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин да катнашкан иде.

https://tatar-inform.tatar/news/society/17-06-2020/tabiblarga-r-hm-tne-yardam-ru-portaly-asha-ytep-bula-5750152

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев