Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстаннан Данила Новиков «Ты - супер!» тамашасы финалына узды

15 яшьлек Минзәлә егете тамашада Дима Биланның «Держи!» дигән җыры белән чыгыш ясады.

Җырчы Данила Новиков "Ты - супер!”ның финалына чыкты. Татарстанның Минзәлә районыннан килгән 15 яшьлек конкурсант Дима Биланның “Держи!" җырын башкарды.

“Синең башкаруда бу җыр  Дима Биланныкыннан ким булмады", — диде чыгыштан соң Игорь Крутой. Ул кнопага озак басмыйча, егетне дулкынланырга мәҗбүр итте.

Жюри әгъзалары дәртле чыгышны шулкадәр ошаттылар, җырчылар Елка һәм Диана Арбенина Данила кабатлап, “бис”ка җырлаганда, биеп тә алдылар. Арбенина яшь Минзәлә егетенең  «фанаты» булуын әйтте.

"Безнең белән энергияң белән уртаклашасың. Моның өчен рәхмәт сиңа! - диде Елка. - Бу мин концерттан китәргә теләгән эмоцияләр. Һәм мин шундый хис-кичерешләр белән кешеләрнең минем концертлардан китүен теләр идем".

Данилга шоу финалына юлламаны Диана Арбенина бирде.

Кулиса артында яшүсмерне, әбисеннән кала, Төньякта бергә яшәгән ике абыйсы каршы алган. Хәзер алар Сыктывкарда яши һәм Татарстанда яшәүче бертуган энесе белән еш күрешә алмыйлар.

Данила Новиков әбисе Лилия Васильченко белән яши. Әтисе аның белән аралашмый, ә әнисе улына нибары берничә ай гына булган чагында авариядә һәләк булган. Данилның хыялы — киләчәктә баеп, әбисенә машина алып бирү.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев