Актаныш

Татарстаннан кыш китәргә ашыкмый

Синоптиклар алдагы ике көнгә фаразларын җиткерде. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә-мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә, 20 март көнне, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы саклана. Урыны белән явым-төшемнәр күзәтелә - кар һәм җепшек кар явачак. Җил көньяк-көнчыгыштан, талгын. Төнлә -2..-7, аязган вакытта -10 градуска кадәр салкын. Көндез -3..+2 градус булачак. Юлларда...

Синоптиклар алдагы ике көнгә фаразларын җиткерде.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә-мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә, 20 март көнне, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы саклана.
Урыны белән явым-төшемнәр күзәтелә - кар һәм җепшек кар явачак. Җил көньяк-көнчыгыштан, талгын. Төнлә -2..-7, аязган вакытта -10 градуска кадәр салкын. Көндез -3..+2 градус булачак. Юлларда бозлавык.
21 мартта шулай ук аязучан болытлы һава. Урыны белән явым-төшемнәр күзәтеләчәк, кар һәм юеш кар. Җил көньяк-көнчыгыштан, талгын. Төнлә -4..-9, аязган вакытта -12 градуска кадәр салкын. Көндез -2..+3 градус. Юлларда бозлавык.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: