Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстаннан "Миссис Россия Planet-2020" сәхнәсендә үзенең хыялын тормышка ашыра

Роза Булатова яшь әниләргә ни өчен матурлык бәйгеләрендә катнашу кирәклеге турында сөйләде.

«Татарстанның I Вице-Миссы-2020» һәм «Миссис Россия Planet-2020» титулларына ия булган Татарстаннан Роза Булатова матурлык бәйгеләре ярдәмендә үз хыялларын тормышка ашыра алган. Бу хакта ул «Татар-информ»га биргән интервьюсында сөйләде.

«Бу конкурслар хатын-кызларга ачылырга ярдәм итә. Әйтик, „Миссис Татарстан“ конкурсы киңлегендә мин күптәнге хыялымны тормышка ашырдым — биергә. Мин сәхнәгә чыгып биедем. Бу минем өчен бик мөһим, чөнки ике кыз тәрбиялим һәм алар әниләренең ничек ачылуын һәм тормышта үз-үзен ничек позицияләвен күрә. Бу үзеңә җитди чакыру, һәм мондый конкурсларда катнашкан һәр хатын-кыз - җиңүче", - диде спикер.

Реклама

Роза Булатовага хәзер 39 яшь. 10 елдан артык ул телевидениедә эшләгән, карьерасын мәгълүмат хезмәте корреспонденты һәм яңалыклар алып баручы буларак башлаган. Берничә ел «Татмедиа»ның Яшел Үзәндә филиалы баш мөхәррире булган, хәзер «Яңа гасыр» телеканалында эшли. Озак вакытлы декрет ялында ул социаль психолог һөнәрен үзләштергән һәм хәзер хатын-кызлар өчен тренинглар үткәрә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X