Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстанның 19 районында биологик калдыкларны юкка чыгару проекты тормышка ашырыла

Үлгән хайваннарның хуҗалары теләсә кайсы вакытта яшәү урыны буенча районның дәүләт ветеринария хезмәте диспетчерына шалтырата ала.

2014 елда Татарстанның Саба муниципаль районы территориясендә биологик калдыкларны ТР Алабуга муниципаль районындагы «Серия» заводында утильләштерү өчен җыю һәм чыгару буенча пилот проект эшләтеп җибәрелде, дип хәбәр итә ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе.

Быелгы ел башыннан проект республикада 19 районны үз эченә алды. Ел дәвамында биологик калдыкларны җыю һәм контейнерлар кую тагын 17 районда оештырылачак. 2021 елга республикада барлык раойннар да калдыкларны әнә шулай җыю ысулы белән тәэмин ителеп бетәргә тиеш.

Россиядә 2019 елдан башлап Россия Президенты Владимир Путинның «май Указлары» нигезендә эшләнгән «Экология» милли проекты гамәлгә ашырыла. Проектның төп бурычлары-каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең комплекслы системасын формалаштыру, чүплекләрне бетерү һәм алар урнашкан территорияләрне рекультивацияләү, шулай ук җитештерү һәм куллану калдыкларын күмүгә тыелган барлык калдыкларны икенчел эшкәртү өчен шартлар тудыру.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев