Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстанның бер районында яшен мал фермасын юкка чыгарган

Яшен суккан вакытта сарайда 29 бозау булган. Хезмәткәрләр аларны янгыннан саклап кала алган.

 Татарстанның Яңа Чишмә районында яшен мал фермасын юкка чыгарган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Яңа Чишмә районы авылында фермада янгын чыгу хәбәре кичә кичә бердәм 112 ашыгыч хезмәте номерына алынган. Урынга 124 номерлы янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре килгән. Алар ярты сәгатьтән артыграк вакыт эчендә янгынны тулаем сүндергән.

Яшен суккан вакытта сарайда 29 бозау булган. Хезмәткәрләр аларны янгыннан саклап кала алган. Эре терлек җәйләүгә җибәрелгән булган.

Янгын 500 квадрат метр мәйдандагы сарайны юк иткән. Биредә кешеләр зыян күрмәгән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын яшен сугудан булган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев