Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстанның табиблары һәм шәфкать туташларына 3 меңнән артык волонтер-медик ярдәм итә

Медикларга булышыр өчен, волонтерлар хәрәкәтенә теләгән һәр кеше кушыла ала.

атарстанда табибларга һәм шәфкать туташларына 3 260 волонтер-медик ярдәм итә. Бу хакта “Татар-информ” МА хәбәрчесенә “Волонтер-медики” Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе һәм “Без бергә” гомумроссия акциясенең волонтерлык штабы җитәкчесе Анна Макарова сөйләде.

Татарстанда 3 мең 260 волонтер бар. Бу Казан дәүләт медицина университеты студентлары, Татарстан Республикасы буенча барлык медицина колледжлары, Казан дәүләт медицина академиясе ординаторлары, шулай ук медицина отрядлары укучылары", - дип билгеләде ул.

Волонтерларның төп бурычы - хастаханәләрдә һәм поликлиникаларда медицина персоналына ярдәм итү.

Бу термометрияне гамәлгә ашыру, кабул итү-диагностика бүлекләрендә, күзәтү һәм реанимацияләрдә ярдәм. Волонтерлар шәфкать туташлары кебек персоналга да, табибларга да ярдәм итәләр. Шулай ук зур профилактик эш алып барыла", - дип аңлатты Макарова.

Реклама

Волонтер яңа коронавирус йогышы шартларында эшләү җиңел түгел дип сөйләде: саклагыч костюмнар, битлекләр, экраннар, перчаткалар кияргә кирәк, чөнки куркынычсызлык барыннан да өстен булырга тиеш.

Волонтерлык хәрәкәтенә медиклар гына түгел, теләгән һәр кеше кушыла ала. Моның өчен волонтерымедики.рф сайтында теркәлеп, “ВКонтакте”дагы хәрәкәт төркеменә язылырга кирәк. Анда кирәкле барлык мәгълүматлар да бар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X