Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстанның өч районында юлларда һәлакәтләрне киметү буенча билгеләнгән эшләр үтәлмәгән

Апас, Әтнә һәм Питрәч районнары юлларда һәлакәтләрне бетерү программасы буенча бүленгән бюджет акчаларын үзләштермәгән. Республика бюджетыннан юлларда һәлакәтләрне бетерү программасы буенча акча бүленгән булса да, Татарстанның өч районында бу өлкәдә планлаштырылган эшләр үтәлмәгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте комиссиясе утырышында республиканың Юл хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин җиткерде. Татарстан...

Апас, Әтнә һәм Питрәч районнары юлларда һәлакәтләрне бетерү программасы буенча бүленгән бюджет акчаларын үзләштермәгән.
Республика бюджетыннан юлларда һәлакәтләрне бетерү программасы буенча акча бүленгән булса да, Татарстанның өч районында бу өлкәдә планлаштырылган эшләр үтәлмәгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте комиссиясе утырышында республиканың Юл хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин җиткерде.
Татарстан Юл хуҗалыгы һәм транспорт министрлыгы мәгълүматлары буенча аутсайдерлар исемлегендә Апас, Әтнә һәм Питрәч районнары - биредә бүленгән акча әлегәчә үзләштерелмәгән.
Министр сүзләренчә, Татарстан юлларында куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан ел башыннан 6751 билге, 18 меңнән артык сигнал баганасы, 32 тукталыш павильоны алыштырылган һәм яңадан урнаштырылган, 4 светофор төзекләндерелгән. Шулай ук 32 торак пунктта 60 километрда ясалма яктырткычлар эшләнгән, ел ахырына кадәр тагын 10 километрда эшләнәчәк.
"Бүгенге көндә муниципалитетлар юлларда һәлакәтләрне бетерү буенча башкарасы эшләргә финанс ярдәме алды. Муниципалитетлар тарафыннан ике мең ярымлап юл билгеләре куелды, барьер киртәләре эшләнде, 219 тигезсез җир җайлаштырылды, ясалма яктырткычлар булдырылды. Программа буенча каралган акчаның муниципалитетлар 91 процентын үзләштерде. Тулаем алганда, Апас, Әтнә һәм Питрәч районнарыннан тыш калган барлык районнар бу бурычны башкарып чыкты," - дип белдерде Ленар Сафин.
Республикасы Хөкүмәте комиссиясе рәисе урынбасары, Татарстан Премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров ни өчен өч районда шундый хәл икәнлеге белән кызыксынды. Видеоконференция элемтәсе аша ул күрсәтелгән районнарның комиссия вәкилләре белән сөйләште. Алар бертавыштан подрядчының (тендерда җиңүче шул ук - Т.-и. аңл.) хәзерге вакытта эшләрне башкарып бетермәвен, якын арада эшләнеп бетәсен җиткерделәр.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/09/08/147932/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев