Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һава торышы бозылу турында кисәтә

Атна дәвамында гадәти булмаган җылы һава торышы сакланачак. Синоптиклар катнаш явым-төшемле циклон тибындагы аномаль җылы һава торышы киләсе атнада да сакланып калачак дип фаразлый. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Републикасы буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. 18 - 22 февраль көннәрендә республика территориясендәге һава торышына атлантик...

Атна дәвамында гадәти булмаган җылы һава торышы сакланачак.
Синоптиклар катнаш явым-төшемле циклон тибындагы аномаль җылы һава торышы киләсе атнада да сакланып калачак дип фаразлый. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Републикасы буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
18 - 22 февраль көннәрендә республика территориясендәге һава торышына атлантик циклоннар сериясе йогынты ясаячак. Вакыты белән кар, юеш кар яувы ихтимал. Күз күремен начарайтачак бураннар чыгуы, бозлавык, 15 - 18 м/с белән искән көчле җил чыгуы мөмкин. Юлларда кар көртләре, бозлавыклар булырга мөмкин.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе киңәш итә:
- мондый һава торышы шартларында шәхси транспортта ерак юлларга чыгып китүдән, ачык һавада актив ялдан баш тартырга;
- көчле җил аркасында аварга мөмкин реклама такталары, агачлар янында басып тормаска.
Һава торышы начараю белән республика юлларында торгынлыклар килеп чыгарга мөмкин. Буран юл хәрәкәтендә катнашучы һәркемгә куркыныч тудыра. Автомобильдә хәрәкәт иткәндә, мондый шартларда узышудан баш тартырга киңәш ителә.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/02/18/135330/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев