Казан районнарындагы базарлар территориясендә агропредприятиеләр белән фермерлар һәр шимбәдә кече ярминкәләр оештыра. Фермерлар өчен махсус төзелгән тимер чатырларда сәүдә көн саен бара.
- Кукмара районының Адай авылында ирем Айдар белән бергәләп кәбес¬тә, суган, кишер үстерәбез. Маллар да асрыйбыз. Казанга ярминкәләргә бик теләп киләбез, - ди Илнария Шакирова.
Яңа Савин районындагы...

Яңа Савин районындагы базарда Татарстанның халык артисты Азат Тимершәех очрады.
- Тула өлкәсендә булып кайткан идем, аларда азык-төлек бәяләре бездәгегә караганда шактый кыйбат, - диде җырчы. - Татарстан җитәкчелегенең шушындый ярминкәләр оештыруын хуплыйм. Бәяләр кибеттәгедән арзан, ә иң мөһиме - республикада җитештерелгән продукцияне ышанып сатып алабыз. Агропредприятиеләргә, авыл хезмәтчәннәренә чын күңелемнән рәхмәт! Җаның ни тели - шул бар. Хөкүмәт яшелчә, җиләк-җимеш үстерүчеләргә дә ярдәм күрсәтсен иде.