Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстанның халык артисты, композитор Ганс Сәйфуллин вафат

Ганс Сәйфуллин «Туган авылым урамы», «Акбүз ат», «Син икәнсең», «Җәйге урман», «Кышкы кичтә уйлану», «Мин бит кара карлыгач» һәм башка җырлар авторы. Озак каты авырудан соң Татарстанның халык артисты, танылган композитор һәм баянчы Ганс Сәйфуллин вафат. Соңгы арада Ганс Сәйфуллин белән еш аралашкан танылган җырчы Закир Шаһбан Мәрхүм белән хушлашу...

Ганс Сәйфуллин «Туган авылым урамы», «Акбүз ат», «Син икәнсең», «Җәйге урман», «Кышкы кичтә уйлану», «Мин бит кара карлыгач» һәм башка җырлар авторы.
Озак каты авырудан соң Татарстанның халык артисты, танылган композитор һәм баянчы Ганс Сәйфуллин вафат.
Соңгы арада Ганс Сәйфуллин белән еш аралашкан танылган җырчы Закир Шаһбан Мәрхүм белән хушлашу чарасы Филармония залында 12 майда булырга мөмкинлеген әйтте.
Ганс Хәмит улы Сәйфуллин Баулы эшчеләр поселогында 1941 елның 26 февралендә туган. 1961-1987 елларда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә баянчы булып эшләгән. Фәридә Кудашева, Зифа Басыйрова, Илһам Шакиров кебек күренекле җырчылар белән иҗат иткән. 500дән артык җыр язган атаклы композиторның «Туган авылым урамы», «Акбузатым», «Җәйге урман» (Гөлшат Зәйнәшева), «Миләүшә» (Марсель Галиев), «Син илдә бер генә» (Рәшит Әхмәтҗанов), «Карап калам кошлар артыннан», «Күрәсем килгән иде» (Шәмсия Җиһангирова) һәм башка җырларын эстрада сөюче тамашачы әле дә яратып тыңлый.
7 май көнне "Татар-информ" Баулының "Хезмәткә дан" район газетасына сылтама белән Закир Шаһбанның Ганс Сәйфуллин иҗатына багышлап концерт куйганлыгын хәбәр иткән иде. Җырчы Закир Шаһбан Ганс Сәйфуллин авыр хәлдә хастаханәдә ятуын, аңа ярдәм кирәклеген әйткән иде. "Концертның үзенчәлеге дә шунда - бу концерттан кергән акчалар аны дәвалау өчен тотылачак", - дигән иде ул.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/05/10/140351/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев