Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстанның халык шагыйре, якташыбыз Лена Шагыйрьҗан вафат

16 гыйнвар көнне Казан хастаханәләренең берсендә Татарстанның халык шагыйре, республиканың Габдулла Тукай исемендәге премиясе лауреаты, якташыбыз Лена Шакирҗанованың (әдәби тәхәллүсе - Шагыйрьҗан) гомере өзелде. Лена Галимҗан кызы Шакирҗанова 1945 елның 4 июнендә Татарстан АССРның Актаныш районы Пучы авылында укытучы гаиләсендә туган. Бала чагы һәм мәктәп еллары Арча районы Күлле Киме...

16 гыйнвар көнне Казан хастаханәләренең берсендә Татарстанның халык шагыйре, республиканың Габдулла Тукай исемендәге премиясе лауреаты, якташыбыз Лена Шакирҗанованың (әдәби тәхәллүсе - Шагыйрьҗан) гомере өзелде.
Лена Галимҗан кызы Шакирҗанова 1945 елның 4 июнендә Татарстан АССРның Актаныш районы Пучы авылында укытучы гаиләсендә туган. Бала чагы һәм мәктәп еллары Арча районы Күлле Киме авылында уза, шунда 1962 елны урта мәктәпне тәмамлый. 1967 елда Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлагач, Л.Шакирҗанова бер ел Казан шәһәренең 80 мәктәбендә укытучы, аннары, 1968-1973 елларда, Татарстан дәүләт Җыр һәм бию ансамблендә җырчы-артистка булып эшли. 1974 елда ул Татарстан радиокомитетына тәрҗемәче хезмәтенә күчә.
Лена Шакирҗанованың беренче шигырьләре мәктәптә укыган елларында район газетасында һәм «Пионер» («Ялкын») журналында басыла. 1970 елдан бирле шигъри цикллары белән даими рәвештә «Казан утлары», «Азат хатын» (хәзер «Сөембикә» дип атала) журналларында һәм республиканың башка көндәлек матбугат органнарында катнашып килә. 1977 елда шагыйрәнең әсәрләре «Кызлар җыры» исемле күмәк җыентыкка урнаштырыла, ә 1982 елда «Мөлдерәмә күңел» дигән мөстәкыйль китабы дөнья күрә.
Л. Шакирҗанова - нигездә, лирик-публицистик шигърият тарафдары. Шәхси кичерешләрен ул заманның иҗтимагый фикере, әхлак проблемалары белән тыгыз бәйләнештә бирергә омтыла. Шигъри стиле йөгерек, пөхтә, тормышчан детальләр һәм халыкчан гыйбарәләр, бизәкләр муллыгы белән аерылып тора.
«Боҗра вә Хөҗрә: Шигырьләр, поэмалар» (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2002 ел) һәм «Сагынмалык: Истәлекләр, багышламалар» (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2005 ел) җыентыклары өчен Лена Галимҗан кызы Шакирҗанова 2011 елда Г. Тукай премиясенә ия була. 2016 елда «Татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык иҗади эшчәнлеге өчен» Татарстан Республикасының халык шагыйре исеме бирелә.
чыганак: http://maydan.tatar/tatarstannyn-xalyk-shagyjre-lena-shagyjrjan-vafat/
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев