Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстанның ЮХИДИ идарәсе юл-метеорологик шартлар начараю хакында кисәтә

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеген искәртә һәм аеруча игътибарлы һәм сак булырга чакыра. Татарстан территориясендә кар һәм юеш кар сыйфатындагы явым-төшемнәр, аерым районнарда томан һәм җилнең 5м/с кадәр көчәюе көтелә. Шулай ук һава температурасының кискен үзгәрүе юлларда бозлавык хасил булуга китерергә мөмкин, дип хәбәр итә Татарстан буенча...

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеген искәртә һәм аеруча игътибарлы һәм сак булырга чакыра.
Татарстан территориясендә кар һәм юеш кар сыйфатындагы явым-төшемнәр, аерым районнарда томан һәм җилнең 5м/с кадәр көчәюе көтелә. Шулай ук һава температурасының кискен үзгәрүе юлларда бозлавык хасил булуга китерергә мөмкин, дип хәбәр итә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе республика метеорологларына сылтама ясап.
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеген искәртә һәм аеруча игътибарлы һәм сак булырга чакыра.
Машина йөртүчеләр катлаулы юл-метеорологик шартларда куркынычсызлык тәэмин итүче тизлек сайларга тиеш. Куркыныч маневрлардан, бигрәк тә каршы юлга чыгу белән бәйлеләреннән тыелырга киңәш ителә.
Зур йөк машиналары йөртүчеләренә юл һәм метеорология шартлары катлауланган очракта, хәрәктне вакытлыча чикләп торырга, юлны бушату чаралары күрергә һәм һава шартлары яхшыруны махсус җайланган урыннарда көтәргә кушыла.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/03/23/137283/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев