Актаныш

“ТАТМЕДИА“ басмаларына язылган райондашыбыз бүләк отты (+ФОТО)

"ТАТМЕДИА" АҖ һәр язылу кампаниясендә бәйге оештыра һәм язылучыларга призлар бүләк итә. Агымдагы елның икенче яртыеллыгында да "Татмедиа" үз абунәчеләрен шул рәвешле сөендерде. Ә бәйгедә катнашу өчен нибары "ТАТМЕДИА" АҖнең 3тән дә ким булмаган басмасына язылып, язылу квитанцияләре нөсхәләрен юлларга кирәк иде. "Языл һәм телевизор от" акциясе буенча призлар 18...

"ТАТМЕДИА" АҖ һәр язылу кампаниясендә бәйге оештыра һәм язылучыларга призлар бүләк итә. Агымдагы елның икенче яртыеллыгында да "Татмедиа" үз абунәчеләрен шул рәвешле сөендерде. Ә бәйгедә катнашу өчен нибары "ТАТМЕДИА" АҖнең 3тән дә ким булмаган басмасына язылып, язылу квитанцияләре нөсхәләрен юлларга кирәк иде.
"Языл һәм телевизор от" акциясе буенча призлар 18 август көнне уйнатылды. Һәркемнең телевизор оту мөмкинлекләре бар иде. Бу юлы төп приз Башкортстанга китте.
Билгеле, бөтен абунәче дә җиңүче булып бетә алмый, һәр язылучыны бүләкләп бетерү дә мөмкин түгел. Шуңа күрә дә бәйгене оештыручылар Татарстанның һәр районыннан иң зур суммага гәзит һәм журналларга язылган бер кешегә кызыксындыру призы тапшырырга вәгъдә иткәннәр иде. Менә шундый бәхетле абунәче дип безнең районнан Такталачык авылында яшәүче Юлия Мансурова табылды. Юлия Илгиз кызы 2042,7 сумга нәкъ менә "Татмедиа" акционерлык җәмгыятенә караган басмаларга язылган.
Истәлек бүләген иясенә мөхәррият бинасында зурлап тапшырдык. Такталачык интернат-мәктәбендә логопед булып эшләүче Юлия ханым безнең янга, гадәттәгечә, хәбәрне алу белән килеп җитте. Гадәттәгечә диюебез юкка түгел, чөнки мондый сөенечле вакыйга уңаеннан без бу абүнәчебез белән бер очрашкан идек инде. 2017 елның беренче яртыеллыгына язылу нәтиҗәләре буенча да ул шундый үрнәк күрсәтте.
Газета-журналларга элек-электән үк күпләп языла Мансуровлар гаиләсе. 2017 елның икенче яртыеллыгына да дистәгә якын газета-журналга язылган алар. "Актаныш таңнары", "Татарстан яшьләре", "Ирек мәйданы" газеталары, "Ялкын", "Сабатуй", "Гаилә һәм мәктәп" журналлары күптән инде бу гаиләнең аерылгысыз дусларына әверелгән." Ә шулай да өйгә килгән газета- журналлар арасыннан иң беренче булып "Актаныш таңнары" газетасын уку гадәте канга сеңгән. Районның барлык яңалыклары белән танышып бару әлеге басмадан башка мөмкин түгел. Рәхмәт сезгә", -дип үз фикерен белдерде мөхәррият кунагы.
Әлеге бәйге турында кайдан белүе хакында кызыксынгач:
- Бу юлы инде мин бу бәйгене алдан ук көттем. Бер катнашып карагач, тагын да үз бәхетеңне сынап карыйсы килә бит. Газета - журналларга бернигә дә карамастан язылабыз, әмма бу бәйге аерым бер стимул булып тора. Шушындый бәйгеләр оештырганнары өчен "Татмеида" акционерлык җәмгыятенә рәхмәт әйтәм. Башкаларга да катнашып, үз бәхетләрен сынап карарга тәкъдим итәм, -ди Юлия ханым.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: