Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

«Татнефть» Россиянең иң социаль-нәтиҗәле нефть-газ компаниясе булды

AK&M агентлыгы рейтингына 35 компания керде.

«Татар-информ»  мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә «Татнефть» ГАҖ генераль директоры урынбасары - департамент директоры Дамир Мөхәммәтшин «Татнефть»  компаниясе  Россиянең иң социаль-нәтиҗәле нефть-газ булуын хэбэр итте.

«Без Россиянең нефть-газ тармагында иң нәтиҗәле компания дип табылганлыгыбыз турында хәбәр кичә килде»,- диде спикер.

Дамир Мөхәммәтшин әйтүе буенча, 2030 елга кадәр расланган компания стратегиясе кысаларында экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау проектлары кертелгән. «Безнең барлык бурычлар да әйләнә-тирә мохитка йогынтыны бәяләү призмасы аша уза», - дип өстэде ул.

Компанияләр эшчәнлегенең социаль эффекты һәм аларның әйләнә-тирәлеккә йогынтысы нисбәте булган рейтингка 35 компания керде. Экспертлар социаль өлкәне финанслауны һәм хәйриячелекне, әйләнә-тирә мохитны саклауга чыгымнарны һ.б. бәяләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев