Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

«Татспиртпром» компаниясенең элеккеге җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов вафат

Танылган эшмәкәрнең үлеме тромб өзелү аркасында булырга мөмкин.

. Бүген «Татспиртпром» компаниясенең элеккеге җитәкчесе, танылган Татарстан эшмәкәре Ирек Миңнәхмәтов вафат булды. Башлангыч мәгълүматлар буенча, ул тромб өзелү нәтиҗәсендә үлгән. Бу хакта РКБның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ирек Миңнәхмәтов Казанда туган. Арча педагогика көллиятен тәмамлый. Казан дәүләт финанс-икътисад институтын (2003) һәм КДУның юридик факультетын (2008) тәмамлый. Карьерасын бизнесмен сыйфатында «Чингисхан» фирмасында башлый. 2008-2010 елларда - Казан шәһәре Думасы депутаты.

2010 елдан 2012 елга кадәр Ирек Миңнәхмәтов «Татспиртпром» ААҖ генераль директорының коммерция мәсьәләләре буенча урынбасары булып эшләде. 2012 елның августыннан шул ук елның октябренә кадәр - «Татмедиа» ААҖ генераль директоры, 2012 елдан 2015 елга кадәр - «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе.

2015 елның гыйнварында Ирек Миңнәхмәтов «Татспиртпром»ны җитәкли һәм 2020 елның гыйнварына кадәр аның генераль директоры була. Бу посттан киткәннән соң үз бизнесын үстерергә ниятләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев