Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

«Таттехмедфарм» генераль директоры: Даруларны күп итеп алып кую ихтыяҗы юк

Хәзер республика даруханәләренә ихтыяҗ аеруча зур булган препаратларны даими рәвештә һәм җитәрлек күләмдә китерәләр.

Татарстан халкына даруларны запас итеп сатып алу кирәклеге юк, чөнки даруханәләрдә тормыш өчен мөһим препаратларны даими китереп тору җайга салынган. Бу хакта, шулай ук коронавирустан вакциналар һәм үз-үзеңне дәвалау куркынычы турында «Таттехмедфарм» оешмасы генераль директоры Олег Әкбәров Андрей Кузьминга биргән интервьюсында сөйләде.

«Товарларга ихтыяҗ зур, чөнки даруларны запаска сатып алалар. Әмма препаратларны болай сатып алу зарурлыгы юк. Үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнергә кирәкми, чөнки теләсә кайсы препаратның дәвалау да, организмга зыян китерерлек башка үзлекләре дә бар», — диде Әкбәров.

Белгечләр барлык гражданнарны авырган вакытта табибларга консультация сорап мөрәҗәгать итәргә чакыра. Табиблар киңәшеннән соң даруханәдә препаратны тыныч кына сатып алырга мөмкин булачак, аларга кытлык булмаячак. «Алар [дарулар] бөтен челтәр буенча тигез таратылачак», - дип искәртте ул.

Грипп һәм ОРВИ белән авыру сезонына бәйле рәвештә, вируска һәм ялкынсынуга каршы препаратлар, антибиотиклар, витаминнар бик күп сатып алына. Шул ук вакытта товарларга бәяләр үзгәрмәячәк, чөнки тормыш өчен кирәкле препаратларны сату дәүләт тарафыннан җайга салына. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев