Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татуировка эшләткәннән соң ямаш шеш белән авырган...

15 яшьлек кыз өч ай элек татуировка эшләткән булган.

Бу хәл Пермь өлкәсендә булган. Җомга көнне урындагы дәваханәгә 15 яшьлек кыз килгән. Ул татуировка урыннарында тән кызаруы белән мөрәҗәгать иткән.

Табиблар тикшерүләр үткәргәч, кызда тиренең яман шеш авыруы башлануын ачыклаган. Арытаба кызның ата-анасы, кыз татуировка эшләткән салонга полициягә гариза язган. Хәзер анда тикшерүләр узачак.

Табиблар белдерүенчә, кыз вакытында дәваханәгә килгән. Бу әлегә яман шеш авыруының башлангыч дәрәҗәсе генә. Шуңа күрә аны дәваларга мөмкин булачак.

Хөрмәтле дуслар, "татусалоннарга" мөрәҗәгать иткәндә, хезмәткәрнең тиешле лицензиясен карагыз. Ул булмаган очракта, аның татуировка эшләргә хокукы юк.

Автор: Ример Насретдинов

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев