Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Тавыш бирү участокларында көн саен дезинфекция үткәреләчәк

Татарстанда илнең Төп законына үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирү 25 июньнән 1 июльгә кадәр барачак.

РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү өчен барлык участоклар көн саен тулы санитар эшкәртү узачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.
 

- Һәр көн азагында Татарстан Республикасы ветеринария хезмәте белгечләре (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе) биналарны тулысынча санитар эшкәртәчәкләр, - дип шәрехли Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.
 

Участок эшкәртелгәннән соң, аны "консервациялиләр", ягъни киләсе тавыш бирү көненә кадәр бинага керү мөмкинлеген ябалар. Моннан тыш, участокларда көн дәвамында дезинфекцияләүче эремәләр белән даими рәвештә дымлы җыештыру планлаштырылган. Бу тавыш бирүдә катнашучыларның куркынычсызлыгын тулысынча тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк, дип аңлатты ТР Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы.
 

Татарстанда РФ Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча тавыш бирү процессын оештыруда 65 территориаль һәм 2809 участок сайлау комиссиясе җәлеп ителгән. Алар Роспотребнадзор таләпләре нигезендә участоклар әзерләүне төгәлләделәр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев