Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Таякка калдым, димим, яшисем килеп яшим

Иске Әлемнән Мәүҗидә апа Әнвәрова елмаеп, якын итеп, үз итеп каршы алды безне. Хәл белүебезгә дә, тормышта олы йөрәкле, яхшы күңелле кешеләрдән һәр көнне ярдәм күреп яшәвенә дә рәхмәтле булуын белдерде ул. - Кеше кулына калдым бит мин хәзер. Ялгыз яшим, социаль хезмәткәр карый. 77 яшьтәмен. Иске Әлемгә килен булып...

Иске Әлемнән Мәүҗидә апа Әнвәрова елмаеп, якын итеп, үз итеп каршы алды безне. Хәл белүебезгә дә, тормышта олы йөрәкле, яхшы күңелле кешеләрдән һәр көнне ярдәм күреп яшәвенә дә рәхмәтле булуын белдерде ул.
- Кеше кулына калдым бит мин хәзер. Ялгыз яшим, социаль хезмәткәр карый. 77 яшьтәмен. Иске Әлемгә килен булып төшкәнемә 52 ел. 2010 елның февралендә картым Марс вафат булды, - диде ул, хәл-әхвәл белешкәч үзе белән таныштырып.
Хәрәкәттә булуны хуп күргән, өйгә хуш исләр таратып ипи салган, иптәш булсыннар дип, ишегалды яме өчен кош-корт та асраучы Мәүҗидә апа заманында колхозда төрле эшләрдә эшләгән.
- Чөгендере, бәрәңгесе дә калмады, сарык йоны да алдым. Нинди кул хезмәте бар - шунда идем. Иптәшем тракторда эшләде. 67 яшьтә тыным бетеп, сыер сава алмый башладым, - ди.
Мәүҗидә апа бүгенге көндә икенче төркем инвалид. Сәламәтлек торышын тикшереп, группа биреп, хәзер даими ташламалы дарулар алып торуы өчен дә, өй тирәсендә йөрергә ныклы иптәш булучы махсус таяк-трость өчен дә булышлык күрсәткән бар кешегә рәхмәтле ул. Хакимият башлыгына, табибларга, Игелек үзәгендә эшләүче хезмәткәрләргә рәхмәт әйткәндә күңеле белән ул аларның һәммәсен бер үзәккә берләштереп, Изгелек үзәгендә эшләүчеләргә рәхмәт, диде. Уйлап карасаң, олы мәгънәгә ия бит - бердәм тырышлык, бердәм хезмәт нәтиҗәсе.
- Миннән хәер-фатиха булсын, Алладан кайтсын. Моңарчы Иске Әлемдә караучы бик булмады ул. Безнең Рәмзия акыллы, ягымлы, бөтен эшебезне эшләп бара. Күршем Фәррахова Бания көн аралаш ярты литр сөт кертә. Таяк белән йөрсәм дә, үземне-үзем карыйм. Намазга басарга телим. Сәламәтлегем мөмкинлек бирмәсә, утырып булса да укырмын дим, - дип, Коръән аятьләре язылган дини китапларны, чигүле калфагын, бәйләгән бәйләмнәрен дә күрсәтте.
Рәмзия Зәйнетдинова, социаль хезмәткәр:
- Иске Әлемдә туып-үстем. Безнең авылда әби-бабайларны караучы юк иде, Игелек үзәге җитәкчесе Рәмилә Илгизовна тәкъдим иткәч, риза булдым. Алты өлкән кешене карыйм. Өчесенә инвалидлык төркеме алырга ярдәм иттек. Һәркайсы белән килешеп эшлим, хезмәтемне яратам. Көн дими, төн дими аларга ярдәмгә килергә әзер торуымны беләләр, рәхмәт әйтеп кенә торалар. Авылыбыз фельдшеры Чулпан Гайсина белән өлкәннәрнең сәламәтлеген дә күзәтчелектә тотабыз.
Светлана Корбанова, клиник-эксперт эшләр буенча баш табиб урынбасары:
- Узган ел өлкәннәр, инвалидлар ункөнлекләре барышында җирлекләрдә булып, кергән сорауларны өйрәнеп, төрле категория ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәрне ачыклагач, сәламәтлек торышын билгеләүдә ярдәм кирәк булучыларның 40 кешедән торган исемлеге хакимият тарафыннан булдырылды һәм хастаханәгә җибәрелде.
Араларында II-III төркем инвалид исәпләнеп, хәле авырайган, I төркемдә булып, сәламәтлеген торгызуның шәхси программасына үзгәрешләр кертү кирәк булган, инвалидлык төркемнәре булмаган авырулар бар иде. Иң беренче эш итеп, участок табиблары белән элемтәгә кердек. Невролог Елена Ахунова, травматолог Инсаф Могътазиров белән авылларда булып, һәр авыруны карап чыктык, нинди ярдәм кирәклеген ачыкладык. Белешмәләр тутыру өлешен хастаханәдә оештырдык, аннан Чаллыдагы медик-социаль экспертиза комиссиясенә бардык. 14 кешегә шул рәвешле инвалидлык төркеме беренче тапкыр бирелде.
Бу җомгада - 27 ноябрьдә Пучы картлар йортында медик-социаль эксперт комиссиясенең күчмә утырышы була. Быел өлкәннәр ункөнлеге барышында анда тәрбияләнүче өлкәннәргә медицина каравы үткәргәннән соң, 18 авыруның инвалидлык төркемнәре юклыгы ачыкланды. Бер ай дәвамында барлык белешмәләрне туплап, Чаллыга әзерләп тапшырдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев