Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ТӘҮБӘ:Балалар бакчасында алкоголь эчкәннәр

Өлкәннәр түгел, сабыйлар...

                                      Американың Ливония шәһәрендә (Мичиган штаты) бер кыз бала балалар бакчасына текиладан ясалган коктейль алып килгән һәм аны дуслары белән эчкән.

                                      Балалар бакчасы хезмәткәре, кызның ахирәтенең әнисе Алексис Смитка  шалтыратып, бу хәл турында сөйли. Бакчадагы тәрбиячеләр хәлне сизеп калганчы, кыз бу эчемлек белән 4 дустын сыйлап өлгергән, шул исәптә Смитның 5 яшьлек кызы да бар. Коктейльдәге алкоголь микъдары 10% тәшкил иткән.

Ахырда Смит кызын бакчадан иртәрәк алган. “Минем кызым дарулар эчә, аңа алкоголь эчәргә бөтенләй ярамый”, – ди хатын. Һәм бу көннәрдә кызын бакчага йөртмәячәген әйткән.

                                      “Бу бит коточкыч, кызымның балалар бакчасындагы беренче елын COVID-19 бозды, хәзер инде менә алкоголь эчү очрагы тәэссоратларны тагы да күңелсез итте”, – ди Алексис Смит.  

Шул ук көнне балалар бакчасы директоры ата-аналарга тәрбияләнүче кызның кылыгы белән бәйле дисциплинар чара күреләчәк дигән хат салган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш районы Татарстан Республикасы Актаныш хәбәрләре Дөнья