Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Әтәч елын ничек каршылыйбыз? (киңәшләр)

Яңа елга санаулы көннәр калып бара. Инде күпләрегез бәйрәмне ничек каршыларга, нәрсә кияргә, табынны ни рәвешле бизәргә дигән сораулар белән янадыр. Елны ничек каршы аласың, шулай дәвам итә диләр. Бу сүзләрдә хаклык юк түгел. Көнчыгыш календаре буенча җиһанга Кызыл әтәч елы атлый. Шуңа күрә Яңа елны каршылаганда аның ниләр ярату-яратмавын...

Яңа елга санаулы көннәр калып бара. Инде күпләрегез бәйрәмне ничек каршыларга, нәрсә кияргә, табынны ни рәвешле бизәргә дигән сораулар белән янадыр.
Елны ничек каршы аласың, шулай дәвам итә диләр. Бу сүзләрдә хаклык юк түгел. Көнчыгыш календаре буенча җиһанга Кызыл әтәч елы атлый. Шуңа күрә Яңа елны каршылаганда аның ниләр ярату-яратмавын белеп тору зыян итмәс.
НӘРСӘ КИЯРГӘ?
Киләсе ел символы ялтыравыклы, игътибарны җәлеп итә торган киемнәр ярата. Шуңа күрә бу кичтә күзгә ташланып торган, шул ук вакытта гади киемнәр кию шарт. Әтәч һәрвакыт беренче булырга, башкалардан аерылып торырга ярата. Кызыл әтәч елында, билгеле, кызыл төстәге кием беренче урында тора. Шулай ук башка төсләрдәге (алтынсу, кызыл сары, алсу, куе кызыл) кием кисәгез дә, әтәч риза булыр.
Алтынсу төс - гаярь әтәч төсе. Шуңа өстәп, Яңа елны шундый төстәге киемнән каршы алсагыз, киләсе ел финанс ягыннан тотрыклы булыр. Исеме үк әйтеп тора, алтын - байлык төсе.
Кызыл сары төс һәркемгә дә килешми. Аның җирән төсмерлесенә тукталсагыз, оттырмассыз.
Алсу төс - яшьләр өчен. 30дан узганнарга бу төс белән мавыгырга киңәш ителми.
Ә менә бу елның иң модалы төсе булып саналган куе кызыл төс һәркемгә дә килешә.
Яңа елны яшел киемнән каршылау гаилә иминлеге һәм бәхет вәгъдә итә.
Зәңгәр төс - карьера үсеше, эштәге иминлеккә ишарә.
Әтәч шулай ук матур түштамгалар, бизәнү әйберләре яклы.
ТАБЫНДА ЯШЕЛ ТӘМЛӘТКЕЧЛӘР КҮП БУЛСЫН
Әтәч - гадилек, шул ук вакытта җитеш тормыш тарафдары. Яңа ел өстәле ассортиментка, туклыклы ризыкларга бай булырга тиеш. Табынга кыйммәтле деликатеслар куярга кирәкми. Табын әзерләгәндә көндәлек тормышта кулланыла торган кухняга өстенлек бирегез. Яшел тәмләткечләр һәм яшелчәләрне Әтәч яратып кабул итә. Бу - иттән бөтенләй баш тартырга дигән сүз түгел. Ә менә быелгы Яңа ел табынына кыздырган тавык ите куюдан сак булыгыз. Аның каравы, салатларга йомырканы рәхәтләнеп кулланырга була. Әтәч моңа шат кына булачак.
Әтәч - тәмлетамак. Шуңа күрә баллы ризыклар аның күңеленә хуш киләчәк. Кызыл әчәч исерткеч эчемлекләр яратмый. Бәйрәм көнендә бары тик шәраб, ликер, җиләк-җимеш төнәтмәләре генә эчәргә мөмкин.
2017 ел символы «Тун астындагы балык», «Оливье» салатларын да үз итә. Гомумән, катлаулы салатлар табын түрендә булырга тиеш. Шулай ук ул рулет сыман төреп ясалган салатларны да ярата. Аңлашыла ки, әтәч ризыкны тырманып табарга күнеккән.
Әтәч әче ризыкларга мөкиббән. Табынга әче тәмләткечләр, кореяча кишер, тозлы-борычлы ризыкларны чикләнмәгән күләмдә куярга мөмкин.
Җиләк-җимеш турында да истән чыгарырга ярамый.
Өстәлне бизәүне дә күз уңыннан ычкындырмагыз. Кызыл салфетка яки өстәл җәймәсе, ялтыравыклы төймәләр - әтәчнең күңеленә хуш киләчәк.
НИЧЕК ИСТӘ КАЛДЫ?
Билгеле булганча, Көнчыгыш календаре буенча еллар 12 ел саен кабатлана. 2005 елда Агач Әтәч елын каршы алган идек. Ул ел нинди вакыйгалары белән истә калды соң?
1. Бөек Җиңүнең 60 еллыгын каршыладык.
2. «Кош гриппы» дигән куркыныч сүз телдән-телгә йөри башлады.
3. Филипп Киркоров белән Алла Пугачева рәсми төстә аерылышуларын хәбәр итте.
4. «Һәркем алырлык һәм уңайлы торак» программасы гамәлгә куелды. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә «лизинг» дигән яңа термин кулланыла башлады. Эшмәкәрләр әлеге программа нигезендә эшчәнлекләрен киңәйтте.
5. Россиядә беренче тапкыр Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелде. Шул рәвешле, 4 ноябрьдә ял итә башладык.
6. Ташламаларны акчалата алып булу мөмкинлеге туды.
7. Җәмәгать урыннарында тәмәке тарту һәм сыра эчү тыелды.
8. «Домашний», «Союз», «Спас» телеканаллары ачылды. Беренче каналда Андрей Малаховның «Пусть говорят» программасы эшли башлады.
9. 2005 елда халык тавышыннан башка гына, Владимир Путин Минтимер Шәймиевне дүртенче срокка Президент итеп билгеләде.
10. Казанның 1000 еллыгын билгеләп үттек.
чыганак: http://intertat.ru/tt/bloglar-tt/item/64715-%D3%99t%D3%99ch-elyin-nichek-karshyilyiybyiz?-ki%D2%A3%D3%99shl%D3%99r.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев