Актаныш

Әтәчем, әтәчкәем

Борчу-мәшәкатьләре белән 2016 ел - Маймыл елы тәмамланып, 2017 - Әтәч елына аяк бастык. Әтәч бик горур кош, ныклы киртәгә басып, уңышлы, имин елларга ышанычлы аваз салыр. Без дә шул авазны куәтләп, берүк шулай була күрсен, дигән теләктә калыйк. Әтәч - дөньяда иң затлы кошларның берсе. Ул таң нурларына сәлам...

Борчу-мәшәкатьләре белән 2016 ел - Маймыл елы тәмамланып, 2017 - Әтәч елына аяк бастык. Әтәч бик горур кош, ныклы киртәгә басып, уңышлы, имин елларга ышанычлы аваз салыр. Без дә шул авазны куәтләп, берүк шулай була күрсен, дигән теләктә калыйк.
Әтәч - дөньяда иң затлы кошларның берсе. Ул таң нурларына сәлам биргәндә кычкырмый, ә җырлый сыман. Аның тавышы йөрәкләрдә ашкынулы хисләр уята. Әйе, синең таң аткандагы тавышыңны гомер-гомергә яратабыз. Чөнки син башка бер кошның тавышын кабатламыйсың. Шәһәрдән авылны сагынып кайтканнар бигрәк тә үз итәләр синең тавышны. Син ихатадагы күпме тавыкны сугыштырмый, барысын да тигез күреп яшәтәсең. Әгәр җирдән берәр ризык тапсаң, тавыкларга чакыру авазы саласың. Әтәч ул үзе математик та, кич кунаклау вакыты җиткәч, тавыкларның саны тулы булмаган очракта, әле үзе куначага да менеп утырмыйча тавыкларны барлый. Шулай бер гаилә булып тату гомер кичерүегезгә, хуҗа булу осталыгына
сокланып карыйм. Әгәр чит әтәчләрнең берәрсе ялгыш ихатага керсә, син үз хуҗалыгыңны саклап каршылык күрсәтәсең. Шул ук вакытта, таңга кадәр бер-берсеннән аерыла алмаган гашыйклар сине мәхәббәт җырчысы, дип тә атыйлар. Синең галәмгә беренче аваз салуың парларга инде хушлашырга вакыт, эшегезгә зыян китермәгез, дип искә төшерә кебек. Егет-кызлар аны шул мәгънәдә кабул итәләр. Кыскасы, 2017 ел синең исемең белән атала, затлы кошым. Кешеләр синдәге асыл
сыйфатларны, эшсөярлек, гаделлекне бүгенге тормышыбызда күрергә телиләр. Берүк шулай була күрсен. Әтәчкәем-таң кошым, бер-беребезгә бары игелек кылып кына, әтәчләнмичә яшәргә язсын.
Вәлия ФАЗЛЫЕВА,газетаның өлкән хәбәрчесе.Актанышбаш авылы
Күңелләргә өмет чаткылары, йөрәкләргә яшәү дәрте салып, Яңа ел атлый. Җил дә дәртләнеп исә, кар бөртекләре дә яктырак җемелди. Бәс сарган агачлар тын гына минутларны саный. Тиздән, тиздән... Сәгать уклары төнге уникене күрсәтә. Яңа Әтәч елына аяк басабыз...
Горур да, батыр да кош син, әтәч! Тавык кебек тырманып, хәләл көч белән тырышып яшәүчеләргә мәрхәмәтле булсаң иде.
Әтәч дигәннән, безнең дә бик матур тавышлы әтәчебез бар иде. Сузып-сузып үзенчә ниндидер көйгә салып кычкыра иде ул. Әллә күз тиде үзенә, ике ел матур гына йөргәннән соң, кемнең кем булуына карамастан, очып-очып куна, чукырга тырыша башлады. Мине - ике ел ашаткан, тәрбияләгән хуҗабикәсен чукып кулларын күгәрткәндә түздек, ә инде ялга кайткан кызыбызның тезләренә "зәңгәр чәчәкләр" ясагач, түзмәде хәләлем, кулына пычак алды.
Ятим калган тавыкларым янына бакча аркылы күрше әтәче килеп йөри башлады. Йөремсәк әтәчне оялтырга тырышып карасам да, исе китмәде. Озакламый безнең ишек алдында үзен хуҗаларча тота башлады. Бу вакыт күршеләрнең тавыклары тыныч кына тырманып йөри бирделәр. Аларга карап уйлап куйдым, бәлки безгә - хатыннарга шул тавыклардан үрнәк алыргадыр?! Ирләребез бик әтәчләнсә дим... Көчебезне тавыш-гаугаларга сарыф итмичә, тавык чүпләп бетермәслек эшләребезгә багышларгадыр?
Мин бераз читкәрәк киттем. Сүзем Яңа ел турында иде бит. Ел хуҗасы әтәчкә әйтер сүзләрем бар.
Хөрмәтле Әтәч! Кеше хакына тиюче комсыз түрәләрне чукып-чукып алсаң иде. Урлыйлар бит, халыкка хезмәт итәсе акчаларны урлыйлар. Юллар, күперләр салырга, шифаханәләр, мәктәпләр төзергә дигән, авырулар дәваларга дигән акчаларны урлыйлар. Яндырып-яндырып чукып алсаң иде шуларны.
Бәлки, шифаханәләрдә ярдәм көтеп тилмергән сабыйларны, дарулар алырга акча җиткерә алмыйча, көч-хәл белән очын-очка ялгап яшәүче картларны исләренә төшерерләр иде.
Тагын, газиз балаларын ташлаган күке аналарны, гаиләсен җәберләгән исерек аталарны чукып алсаң иде.
Аннары халыкны сыйфатсыз ризык белән агулаучыларны, бертуктаусыз бәяләр күтәреп талаучыларны чукып-чукып алсаң иде.
Ә иң мөһиме: сугышлар булмасын, илебез-җиребез тыныч булсын.
Бәхетле әниләр сәламәт балалар үстерсен, кырларда гөрләп игеннәр уңсын.
Табиблар - авыруларга, балалар - картайган ата-аналарына, күрше - күршегә, гомумән, кеше кешегә игътибарлы һәм яхшы мөнәсәбәттә булсын иде.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: