Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Әтәчкәй балалар бакчасында "Масленица" бәйрәме үтте

Балалар төрле кызыклы уеннарда катнашып, җырлар җырлап, биеп күңел ачтылар.

3 март көнне Әтәчкәй балалар бакчасында зурлар һәм мәктәпкә ззерлек төркеме балалары катнашында "Масленица" бәйрәме үтте.

undefined

Бәйрәмне рус теле тәрбиячесе Мансурова Э. Р. башлап җибәрде. Ул аның тарихы, килеп чыгышы, йолалары белән таныштырды. Балалар төрле кызыклы уеннарда катнашып, җырлар җырлап, биеп күңел ачтылар. Бәйрәмгә килеп кергән Кыш бабайның кыңгыраулы пар атларына утырып кышны озаттылар.

Физкультура инструкторы Сарварова А. Э. белән музыка җитәкчесе Бадертдинова И. Р., бәйрәмне балаларның күңелендә калырлык итеп оештырдылар.

Бәйрәм азагында "Масленицаның" төп бизәгэ булган, тәмле коймаклардан авыз итеп балалар күтәренке кәеф белән, бүлмәләргә таралыштылар.

undefined

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев