Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Театр айлыгында "Хушлашырга ашыкма" пьесасы куелган Ләйсән Әминова: Гаиләдә ир белән хатын, “Син” дип түгел, “Мин” дип яши

Райондагы театр айлыгына кушылучылар елдан-ел арта. Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат быелгы театр айлыгына премьера тәкъдим итте. Пьеса- нәкъ менә шушы мөһим чарага атап язылган.

           Озак еллар гимназиядә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән Ләйсән Әминова коллегалары өчен бер атна дигәндә, “Хушлашырга ашыкма” лирик комедиясен язып өлгертә.

                    Ләйсән апаның бу өченче сәхнә әсәре. Беренчесе, “Йөрәк сере” дип аталганы Әлмәт татар дәүләт драма театрында әле дә зур уңыш белән куела. Икенчесе республика театрларының берсенә тапшырылган. Бәлки әлеге әсәрне мәшһүр театрыбызның репертуарында да күрербез әле. Ә өченчесе- “Хушлашырга ашыкма” лирик комедиясен кичә Актаныш тамашачысы карады, укытучылар, тәрбиячеләр, ата-аналар, гимназия укучылары зал тутырып килгән иде, алар тын да алмыйча әсәрдәге вакыйгаларны күзәтте. 


-    Бу әсәрнең сюжеты уйлап чыгарылган, аннан прототиплар эзләргә кирәкми. Ләкин әсәрне язган чагында кайбер геройларны тормыштан да алдым.  Үзем күреп белгән кешеләрнең холык-фигыле, сөйләм теле әсәргә кереп китте. Аннан мин бик яратып халык телендәге гыйбарәләр, афоризмнар, фразеологизмнарны җыеп барам. Бу гыйбарәләр геройлар телен баетты, -ди автор Ләйсән Әминова.

 


             Ләйсән Галиәкбәр кызы- "Татарстанның атказанган укытучысы", "Халык укытучысы" исемнәренә лаек булган педагог. Бу дәрәҗәле исемнәр үзе үк укытучыга зур җаваплылык өсти, син һәрьяклап, һәр гамәлең, уең, сүзең белән укучыларны гына түгел, әйләнә-тирәдәгеләрне, халыкны, райондашларны тәрбияләргә бурычлы. Ләйсән Әминова бу миссияне үзенең сәхнә әсәре аша тормышка ашырырга омтыла:


-    Бүгенге ата-аналар, яшь гаиләләрдәге проблемаларны күреп торабыз. Ятим калган балалар арта,  ул балалар белән мәктәптә без- укытучылар  эшлибез. Әдәбият дәресләрендә аерылышу темасы кергән әдәби әсәрләрне өйрәнгәндә бик кыен хәлдә калган очраклар була. Бу ситуацияне бала күңелен җәрәхәтләмичә ничек аңлатырга белмичә аптырап, сүз таба алмый тора укытучы. Минемчә, хәзерге яшьләр гаилә мөнәсәбәтләренә җиңелрәк карыйлар. Гаиләдә ир белән хатын, “Син” дип түгел, “Мин” дип яши. Шуның аркасында балалар кыенлык күрә. Бер-берсенә каршы атларга ир белән хатынның горурлыклары кушмый. Әти-әниләре тормышыннан гыйбрәт алмыйлар.

Мин оныкларының туенда, яки балаларының 50 яшьлек юбилейларында балкып түрдә утырган олы яшьтәге апа-абыйларны, әти-әниләре күреп бик сокланам. Ә бит аларның да башыннан әллә нинди вакыйгалар үткән. Алар да кыенлыкларга дучар булган, ике арадагы мөнәсәбәтләрнең соңгы чиккә килеп җиткән чаклары булгандыр. Ләкин балаларының киләчәге өчен мәхәббәтләрен, тугрылыкларын саклап калганнар. Әлеге әсәрдә шушы яшьләргә төшендерәсем, аңлатасым килде,-дип, минем сорауларга җавап бирде Ләйсән апа. 

            - Коллектив спектакльне бердәм булып сәхнәгә чыгарды. Сәхнәгә куюда аз да түгел, күп тә түгел, 30 кеше катнашты.  Безнең коллективның көче бик зур икәнлеген нык тойдым. Аеруча яшьләр сәләтле, әле генә укытучылык эшенә керешсәләр дә, бер-берсенә салынмыйлар, бер-берсенә терәк була беләләр, бер-берсен яклыйлар. "Кирәк!" дигәч, барысын табалар.

Әсәрдәге җырга музыка кирәк дигәч, Салават Фәтхуллин бер төн эчендә җыр язды. Салаватның мондый талантын әле белми идем, бик көчле музыкант икән. Спектакльне сәхнәгә куйган режиссер Ленар Хөсәенов, музыка бизәлеше өчен җаваплы Салават Фәтхуллин, хореограф Миләүшә Солтанова бик тырыштылар.

Дирекция тарафыннан да ныклы игътибар булды,- диде автор һәм спектакльне сәхнәләштерүгә бар көчен куйган укытучы-тәрбиячеләргә, ата-аналарга зур рәхмәтен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев