Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Теләкәй җирлеге ничек яши?

Теләкәй авыл җирлегенең хисап җыелышын биредә яшәүчеләр көтеп ала. Уртага салып хәл итәсе мәсьәләләр, алга куясы бурычлар, кыскасы, җирлекнең киләчәге берәүне дә битараф калдырмый. Теләкәй авыл җирлегенең, башкарма комитетның 2015 елда иҗтимагый-сәяси һәм икътисади эшчәнлегенең төп юнәлешләре булып, авыл халкының яшәү сыйфатын эзлекле рәвештә яхшырту, авылда тотрыклы икътисади сәясәт булдыру,...

Теләкәй авыл җирлегенең хисап җыелышын биредә яшәүчеләр көтеп ала. Уртага салып хәл итәсе мәсьәләләр, алга куясы бурычлар, кыскасы, җирлекнең киләчәге берәүне дә битараф калдырмый.
Теләкәй авыл җирлегенең, башкарма комитетның 2015 елда иҗтимагый-сәяси һәм икътисади эшчәнлегенең төп юнәлешләре булып, авыл халкының яшәү сыйфатын эзлекле рәвештә яхшырту, авылда тотрыклы икътисади сәясәт булдыру, кече эшмәкәрлекне үстерү, белем бирү, сәламәтлек, халыкның торак шартларын яхшырту өлкәсендәге өстенлекле проектларны тормышка ашыру торган. Әлеге юнәлешләр буенча ел дәвамында эш алып барылган.
Җирлектә барысы 247 хуҗалык булып, шуларның 185ендә генә, 547 кеше яшәве уйланырга җирлек тудыра. Демографик хәлнең начарлануы саннарда да чагылыш таба. 2015 елда биредә 5 бала туган булса, 9 кеше бакыйлыкка күчкән. 12 кеше теркәлгән, 22 кеше күчеп киткән. Эш көчендәге 269 кешенең 168енең читтә эшләве дә җирлектә эш урыннарының артык күп булмавына ишарәли. "Таң" хуҗалыгы 52 кешене эшле иткән.
Бу урында җирлекнең "Таң" хуҗалыгының һәрдаим ярдәмен тоеп яшәвен дә билгеләп үтәргә кирәктер. Нинди генә проблема килеп чыкса да, хуҗалык техника белән дә, эшчеләр белән дә ярдәм итеп тора. Мәктәпкә спорт кирәк-яраклары белән дә булышырга сүз бирде "Таң" хуҗалыгы рәисе Рафис Миңнеханов җыелышта.
- Балалар спорт белән шөгыльләнергә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тиешләр. Спорт инвентаре булмаганга укучыларның гаебе юк. Тиз арада хәл итәрбез, - диде ул.
Мәктәпкә 2015 елда капиталь ремонт үткәрелгән иде. Аның түбәсе ябылган, бина тышланган, ишек, тәрәзәләре алыштырылган, спортзалның идәне яңартылган. Җылылык системасы көйләнгән. Ләкин, мәктәпнең спортзал ягында җылылык җитми, салкын дип зарланды ата-аналар. Хисап җыелышында катнашкан район башлыгы урынбасары Илфак Бариев әлеге мәсьәләне хәл итүдә ярдәм итәчәгенә ышандырды.
Залда утыручылар шушы сүзләрдән соң, мөгаен, эчтән генә, мәдәният йортына да ремонт керсә ярар иде дип теләмичә калмаганнардыр. 1969 елда салынган бина, чынлап та, бик салкын. Биредә чаралар үткәрү дә кыен. Артистларның чыгыш ясау мөмкинлекләре чикле. Өстәвенә, залның түбәсе асылынган, аннан су үтә. Илфак Шамил улы мәдәният йортының 2017 елга капиталь ремонт программасына кертелүен әйтеп, теләкәйлеләр күңеленә өмет чаткылары салды. Димәк, бер-ике елдан чаралар җылы, якты биналарда уза башлаячак, Алла боерса. Мөмкинлекләр чыгып, аппаратура алып, киемнәр дә тектерә алсалар, мәдәнияткә кагылышлы проблемалары хәл ителде дигән сүз.
Теләкәй җирлегендә яшәүчеләрне иң борчыган проблема, мөгаен, судыр. Су трассаларының күптәнге һәм искергән булуы ике авылда да проблемаларны чыгарып кына тора. Торбалар даими тишелгәнлектән, бик еш сусыз калалар. Хисап җыелышында да әлеге мәсьәләне күтәрми булдыра алмадылар. Теләкәй авылында яшәүчеләрне сулы итү максатыннан бер су скважинасы казып, 4-5 километр озынлыкта су трассасын яңартырга җыеналар. Ә Иске Җияш авылында яшәүчеләргә киләчәккә өметләнергә, булган колонкаларны саклап тотарга гына кала әле.
- Су трассасындагы тишелгән торбаларны ремонтлау өчен ярдәм сораганда барыгыз да катнашсагыз иде. Илшат Гафуров, Рамил Зәйнуллин, Айдар Мусин, Рәвис Идрисов, Нияз Идрисов, Камил Шәйгәрдәнов һәм "Таң" хуҗалыгыннан кала берегез дә чыкмады, - дип үпкә сүзләрен ирештерде авыл җирлеге башлыгы Региль Миңнеханов.
Дөрестән дә, су - яшәү чыганагы. Ансыз бер генә көн дә яшәп булмый. Авылның юлы белән суы булса, калган проблемаларны хәл итәргә мөмкин.
Авыл арасындагы юлларны ремонтлау буенча да хәрәкәт сизелә. Теләкәй авылының Комсомол урамын төзекләндерә башлаганнар. 2016 елда җыелачак үзара салым акчасына урам юлларын ремонтлауны дәвам итәргә уйлыйлар. Үзара салым акчасын, көндезге бүлектә укучы студентлардан тыш, һәр кешедән 300әр сум җыярга исәплиләр.
Шунысы сөендерә: соңгы елларда җирлекләрнең чисталыгына игътибар артканнан-арта бара. Ике авылда да чүплекләр даими эттерелеп тора. 2016 елда инде чүплекләрне бетереп, чүпләрне Актаныштагы полигонга җибәрү буенча эш алып барылачак, дип хәбәр итте авыл башлыгы. Шулай ук капка төпләрен тәртиптә тотарга, яланда, ихата яннарында төзелеш материалларын, техника тотмаска чакырды. Җирлекнең киләчәген, яшәешен бергә кайгыртканда гына, биредә яшәүчеләрнең тормыш-көнкүреш шартлары яхшы булачагын беркем дә исеннән чыгармасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев