Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Үтеп кенә китмәгезче...

Шушы көннәрдә генә Такталачыктан Минзәләгә юл тоттык. Үземнең шәхси таксистым хатын-кыз иде, аның тормыш иптәше дә һәрдаим туган ягыбызга йөртә, кайгыда да, шатлыкта да шулар белән чыгып китәбез. Тәүлекнең кайсы вакыты булса да, ышанычлы юлдашларыбыз хәзер килеп җитә, рәхмәт төшкерләре... Кайтып киләбез шулай, өченче бәбие туасы кызыбызга якын кешебездән коляска...

Шушы көннәрдә генә Такталачыктан Минзәләгә юл тоттык. Үземнең шәхси таксистым хатын-кыз иде, аның тормыш иптәше дә һәрдаим туган ягыбызга йөртә, кайгыда да, шатлыкта да шулар белән чыгып китәбез. Тәүлекнең кайсы вакыты булса да, ышанычлы юлдашларыбыз хәзер килеп җитә, рәхмәт төшкерләре...
Кайтып киләбез шулай, өченче бәбие туасы кызыбызга якын кешебездән коляска һәм башка кирәк-яраклар төяп. Кормаш борылышларын үтеп китеп, инде Чынык юлында идек, "Ниссан"ыбыз туктады да калды. Нишләргә? Таксистка Людмила "голосовать" итәргә тотынды. Ник бер кеше туктасын, Алла хакы өчен туктасыннар иде, унбишләп җиңел машина үтеп китте, ярдәм кулы сузарга уйламадылар да. Шул арада Такталачыктагы киявебез Айратка шалтыраттым. Ике дә уйламый юлга чыкты. Шул арада бер өр-яңа йөк машинасы туктап, шоферы шунда ук ярдәм дә итә башлады, рәхмәт яугыры. Үз изгелеге үзенә кайтсын ул бәндәнең, хәерле юлларда йөрсен!
Ә Айратка кире шалтыраттым, ачуланма, кияү, без кузгалдык,- дидем. Килеп җитә алмады, кире борылып Такталачыкка юл алды...
Үтеп китмәгез, кешеләр, ярдәмләшеп яшик!
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев