Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Тере килеш янганнар...

Бүген Мәләвез районында коточкыч авария булган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсеннән хәбәр итүенчә, бүген, 23 сентябрьдә, Меләвез районында, “Уфа — Ырынбур” трассасының 166нчы километрында, Салават шәһәреннән 2 километр ераклыкта кешеләр үлеменә китергән авария булган. Ведомствоның матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, анда “Renault Master” һәм Ырынбур өлкәсеннән килүче “ГАЗель” пассажирлар автобусы бәрелешкәннәр. Авария нәтиҗәсендә автобус янган.

Урынга МЧС хезмәткәрләре һәм башка ашыгыч хезмәтләр җибәрелгән. Янгын сүндерүчеләр урынга килү белән янган автобусны сүндергән. Авариядә дүрт кеше һәлак булган, алар - барысы да “ГАЗель” пассажирлары. "Renault Master" йөртүчесе тән җәрәхәтләре алган. Аны машинадан алу өчен коткаручылар ярдәме кирәк булган.

Башкортстан буенча ЮХХДИ матбугат хезмәтенең башлангыч мәгълүматлары буенча, автобуста шофер һәм өч пассажир янып үлгән. Әлегә башка зыян күрүчеләр турында мәгълүмат юк.

Чыганак: "Кызыл таң"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев