Актаныш

Тереләрнең кадерен бел, үлеләрнең каберен бел: Актаныш районындагы борынгы кабер ташлары буенча материаллар

Кабер ташлары - халыкның рухи һәм матди тормышы буенча кыйммәтле тарихи ядкарьләр булып торалар. Аларда аерым кешеләрнең тормыш сәхифәләре генә түгел, ә тулы бер халыкның күп гасырлык тарихы чагылыш алган. Кабер ташларындагы язулар - теге яки бу төбәкнең тарихи үсешен ачыклауда мөһим мәгълүмат чыганагы булып хезмәт итәләр. Кайбер кабер ташлары...

Кабер ташлары - халыкның рухи һәм матди тормышы буенча кыйммәтле тарихи ядкарьләр булып торалар. Аларда аерым кешеләрнең тормыш сәхифәләре генә түгел, ә тулы бер халыкның күп гасырлык тарихы чагылыш алган. Кабер ташларындагы язулар - теге яки бу төбәкнең тарихи үсешен ачыклауда мөһим мәгълүмат чыганагы булып хезмәт итәләр.
Кайбер кабер ташлары үзләренең мәһабәтлекләре белән таң калдыралар, ә кайберләре исә - бик гадиләр, җыйнаклар. Ләкин, берничә сүз генә язылган гади генә каберташ та гаять әһәмиятле күпкырлы мәгълүматкә ия, аның әһәмияте күп еллардан, бәлки гасырлардан соң гына билгеле булырга мөмкин. Шуңа күрә дә бар каберташларга да сак, хөрмәт белән каралырга тиеш, алар җирле халыкның да, андагы җитәкчеләрнең дә игътибарыннан читтә калырга тиеш түгелләр. Чөнки, үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, үткәнгә, борынгыга, ата-бабаларның тормышына хөрмәт белән караудан тыш - бүгенге лаеклы тормыш та юк. Ә җирле тарихчылар, туган якны өйрәнүчеләр, укытучылар һәм башка интеллегенция вәкилләре өчен кабер ташлары -өйрәнү, тикшерү объектлары булырга тиешләр. Шул вакытта гына алар, гасырлар буе дәшми, йоклап яткан бу ташлар, иң авыр елларда да юкка чыкмаган, гасырлар буе табигатьнең җимергеч көчләренә каршы тора алган ул тарих ядкарьләре, элек бу урыннарда яшәгән кешеләрнең матди тормышы, мәдәнияте турындагы мәгълүматларны алдагы буыннарга китереп тапшыра алачаклар.
Алда язылганнар тыш, кабер ташларындагы язмалар - ташка уеп язу сәнгате ядкарьләре булып та торалар.
Язулы каберташлар төрле чор кешеләре яшәешенең этник, мәдәни, әхлакый-мораль үзенчәлекләрен теркәп калдырганнар. Борынгы авыл зиратларындагы каберташларга карап элек бу җирләрдә яшәгән кешеләрнең милли, дини, әхлакый сыйфатларын чамаларга була.
Безнең Актаныш районында да борынгы каберташлар аз түгел. Аларның аеруча ныклары гына сакланып калган. Андый каберташларны хәлле кешеләр генә куя алганнар. Ул каберташлардагы язулар мәрхүмнең тормышы, холкы турында сөйлиләр.
Минем инициатива буенча 2014, 2015, 2016 елларның җәй айларында районда табылган бар борынгы каберташлар да исәпкә алынып, документаль теркәп куелдылар.
Кызганычка каршы мин Татарстан тарихчылары арасында фикердәшләр таба алмадым. Районның тарих буенча хәбәрдар кешеләре арасында да. Ләкин, шуңа да карамастан, тәкъдир безгә ул каберташлар тулысынча юкка чыгып беткәнче алардагы язуларны уку, аларны теркәп кую өчен мөмкинлек бирде. Кабер ташларындагы язуларны без БР-ның тарих фәннәре кандидаты Илья Васильев тырышлыгы нәтиҗәсендә укый алдык. Ул гарәп графикалы язулар буенча яхшы белгеч.
Чалманарат авылыннан Н.Гыйльфанов, Такталачык авылыннан А.Хаҗиев, А.Нурыева, Иске Кормаш авылыннан М.Маликов, Яңа Кормаш авылыннан Д.Хаҗиевларга зур рәхмәт әйтәсе һәм күп җылы сүзләр җиткерәсе килә. Алар ул каберташларны карап, тәрбияләп тордылар, ул тарихи ядкарьләрне алдагы буыннарга тапшыруга үз өлешләрен керттеләр.
Әлбәттә, авыллардагы халыкның барысы да, шул исәптән авыл имамнарының барысы да, борынгы ул каберташларны өйрәнүгә, фотога төшәрүгә тиешенчә аңлап карамадылар. Күп кешеләрнең күзләрендә "Нигә кирәк инде бу аңа?" дигән сүзләрне укырга була иде. Аннан тыш, зиратка хатын-кызның керүен дә күп кешеләр хупламады.
Каберләрне зыярәт иткән вакытта безне төрле хисләр биләп алды: яшьли вафат булган балалар каберләре янына килгәндә тынычлану тойгысы, ә чәчәк аткан яшендә һәлак булганнар каберләре янында - борчылу һәм сагыш хисләре.
Кабер ташларында Коръәннең изге сүзләре күп, ул сүрә һәм аятьләр шигырь юллары, җырлар кебек укылалар.
Әҗәкүл
Районда табылган иң борынгы кабер ташы - Әҗәкүл авылында (кушымталардан кара: Әҗәкүл 2). Авылга Казаннан һәм аның янындагы авыллардан чыккан кешеләр нигез салган дип исәпләнелә. Ләкин, Казаннан килеп утыручыларга кадәр үк анда авыл булган һәм бу авыл үзенең элекке исемен саклап калган. Авыл атамасы - фин-угыр тамырлы сүз: Аза (Изи) + күл (күл). Шундый ук фин-угыр тамырлы гидроним Казан янында да бар: Аза (татарча Аты) елгасы - Казансуның кушылдыгы. Казансуның марича атамасы да Азаң. Ази атамалы авыл Мари-Ил республикасының Звенигово районында да бар.
Әҗәкүл зиратында Килкәй улы Ишкәй җирләнгән. Ул Уратче ыруыннан, 1684 елны вафат булган. Аның кабер ташы мәҗүси стильдә эшләнгән: анда мәҗүси иләһ - кояш сурәтләнгән. "Уратче" сүзе үзе дә - мари сүзе. Ул мари телендә эшләре уңышлы барган акыллы, уңган кешене аңлата. Уфа тарихчылары кабер ташында кулланылган "Әвәрүткә" сүзен төрле халәтләргә керергә, әверелергә сәләтле кам, сихерче дип аңлаталар.
Зират та сулык буенда урнашкан, ул күл буйлап сузылып киткән.
Марилар зиратны гадәттә шулай, сулык буена урнаштыра торган булганнар. Мариларның шундый мәҗүси йолалары бар: алар мәрхүмнәрне каберләрендә зыярәт иткән вакытта сулыкка яфраклар ташлыйлар һәм шул вакытта бәрәкәтле тормыш теләп келәүләр әйтәләр.
Башкортостан Республикасының Үзәк тарих архивында Әҗәкүл түбәсе халкының җиргә хокукларын теркәгән материал саклана. Ул 1674 елга карый һәм Уразай Токаев атлы кешегә бирелгән ярлык. Ә 1744 елда Апач, Мерәс, Теләкәй, Иске Җияш, Балтач авылының асаба җир биләүчеләре каракүллеләргә җирләрен арендага биргәннәр.
1795 елгы халык санын исәпләүләр буенча, авылда 6 чирмеш яшәгән. Авылның зираты аннан соң яңа күчеп килүчеләр, ислам кабул иткән марилар исәбенә тулыланган. Ишкәйгә кабер ташын аның хатыны Көлимә-әкәй (Көлимә-бикә) куйдырган.
Кабер ташына шулай дип язылган: Һөүә-л-хәййе-лләзи лә иәмүте, вә көлле хәййин сәйәмүте. (Ягъни: "Һәр җан иясе үлем ачысын татыр, тик Аңарга гына (Аллаһка гына) - үлем хас түгелдер). Калә ән-нәби галәйһи-с-сәлләм: әд-дөн[й]а сәгәт, фә-җгәлһа тәгәт. (Ягъни: Пәйгамбәр галәйһи вә сәлләм әйткән: "Бу дөнья - бер сәгать кенәдер, аны гыйбадәттә үткәр"). Сәдака (бу очракта: "хак сүзләр" дигәнне аңлата, сәдакать - туры сүзлелек, тугрылык; "сәдака" сүзе шуннан барлыкка килгән, ул Аллаһка тугры булуны аңлатып хәер тарату дигән сүз). Калә ән-нәби галәйһи-с-сәлләм: сиҗие-л-мө[эмин], җәннәте-л-кафир. (Ягъни: Пәйгамбәр галәйһи вә сәлләм әйткән: "Бу дөнья мөэмингә - төрмәдер, кафергә - җәннәттер"). Әвәрүткә.
Тарихи бу ядкарь үзенең эшләнелеше һәм язу стиле буенча БР-ндагы борынгы Торачы каберташына ошаш. Торачыдагы борынгы ул кабер ташы 1683 елга карый. Ул каберташ Башкортостан Республикасының Илеш районындагы элекке мари авылы Торачыда куелган булган. Анда Түләкәй улы Байтемир җирләнгән. Кабер ташын аның бер кардәше Миңлебай куйдырган. Кабер ташындагы язмалар һәм бизәкләр Әгерҗе һәм Кукмара районнарындагы билгеле борынгы фин-угыр каберташлары кебек үк. Кабер ташларын, андагы язуларны ташка уеп язу остасы Килмөхәммәт Ишмен улы эшләгән. Минзәлә районындагы Бикбау, Менделеевск районындагы Әхтиял авылларындагы кабер ташларындагы язулар стилен дә белгечләр шул оста һәм аның шәкертләре стиле дип билгелиләр. Төрле урыннарда ошаш мондый кабер ташларының булуы - Казан ханлыгы яулап алынганнан соң андагы фин-угыр халкының күченеп йөрү маршрутлары буенча билгеле бер мәгълүмат бирә. Шуңа ошаш кабер ташларын без Иске Кыргыз авылындагы элекке мари зиратында да күрә алабыз. Иске Кыргыз авылы халкының бер өлеше - ислам диненә күчкән мариларның нәселләре. Иске Кыргыз авылы беренче тапкыр 1635 елны искә алына. Ул - шул авылның бер кешесенең шикаяте. Шикаятендә бу кеше шул ук авылның икенче бер мари кешесенең аның ике буй җирен тартып алуы турында яза.
Зиратта Каипбирде улы Таип-суфыйның (1804-1875) кабер ташы сакланып калган. Ә исламда суфый дәрәҗәсенә бик тә диндар һәм тәкъва кешеләр генә ирешә алганнар. Метрикә кенәгәләре буенча бу кеше мари чыгышлы типтәрләргә карый.
Бераз гына тарихка күз ташлап китик. Ташлар белән бәйле тарихка. Иске Кыргыз авылы янындагы бер тугайда инициаллар куелган бер таш мөһер табылган. Бу таш мөһер - имитация булып хезмәт иткән, камлау һәм сихер эшендә кулланылган, аның басмасы саклаучы басма булып торган. Шунысы кызык: нәкъ шундый ук таш мөһер Украинада да, Рәсәй империясенең көнбатыш чикләрен саклау өчен җибәрелгән барин-чирмешләр яшәгән урында да табылган. Белгечләр фикеренчә, Украинада табылган ул мөһер Кара диңгез буе болгарлары ханы Кобратныкы булып исәпләнә. Идел буе булгарлары күчермәсен алган грек язулы ул таш Иске Кыргыз авылы янындагы тугайга ничек килеп чыга алган?
Уфа тарихчылары фикеренчә, бу мөһер Казан даругасының баш старшинасы Шәреп Мерәковныкы булырга мөмкин.
Шәреп Мерәков -халыктан чамасыз салымнар җыюы белән белән яманаты чыккан бер кеше булган, ул байлыгы белән аерылып торган. Аны вазыйфасыннан бушатканнар, бәлки шул халыкка каршы сәясәте аркасында бушатканнардыр да. Шуңа да карамастан ул үз вазыйфасын үзенең өлкән улына тапшыра алган. 1755 елгы ихтилал вакытында, хөкүмәт чиновниклары күпләп үтерелгән бер чорда, аның могҗиза кебек исән калуы бәлки анда шул саклаучы таш мөһер булуы белән аңлатыла торгандыр да? Бәлки безнең районның 18 гасырдан ук билгеле юкка чыккан мари Мерәс авылы бик тә кызыклы фактларны яшереп ята торгандыр?

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: