Актаныш

Терлекчелек өчен авыр чор

Көзге яңгырлы, пычрак көннәр терлекчелек тармагы өчен аеруча авыр чор. Бу вакытта продукция җитештерүчәнлекне киметмичә, кышка кереп булырмы? Ел башында куйган максатларга ирешү өчен әле тагын күпме тырышасы бар? 13 ноябрь көнне терлекчелек тармагындагы октябрь ае нәтиҗәләренә багышланган 24 форма киңәшмәдә дә әлеге Көзге яңгырлы, пычрак көннәр терлекчелек тармагы өчен аеруча авыр чор. Бу вакытта продукция җитештерүчәнлекне киметмичә, кышка кереп булырмы? Ел башында куйган максатларга ирешү өчен әле тагын күпме тырышасы бар? 13 ноябрь көнне терлекчелек тармагындагы октябрь ае нәтиҗәләренә багышланган 24 форма киңәшмәдә дә әлеге сорауларга җавап эзләнде. Сөйләшүне район башлыгы Энгель Фәттахов алып барды.

                                                                     Хуҗалыкларда

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге белгече Алсу Ибраһимова залда утыручыларны иң элек финанс-икътисад торышы белән таныштырып үтте. Ел башыннан  барысы  2 миллиард 341 миллион 680 мең сум акча кергән. Шуның 2 миллиард 217 миллион 847 мең сумы – хуҗалыкларда, 123 миллион 833 мең сумы фермер хуҗалыкларында. Узган ел белән чагыштырганда, акча кереме буенча хуҗалыклар 110 процент, фермерлар 108 процент үсеш бирә. Терлекчелек продукциясе сатудан барысы 1 миллиард 444 миллион 86 мең сум акча кергән. Узган ел белән чагыштырып караганда, “Чиялек” һәм СПСК “Агыйдел” хуҗалыкларында акча кереме 51-88 процент кына. Калган хуҗалыкларның кереме 106-136 процентны тәшкил итә. Бер шартлы терлеккә акча кереме район буенча  57952 сум.  Иң югары күрсәткеч – “Әнәк” агрофирмасында, иң түбәне – 
“Чиялек”тә.  
Идарә җитәкчесе Айдар Мирхәйдәров баш саннары, җитештерелгән продукциягә тулы анализ ясады. 
Октябрь аен хуҗалыклар 32929 баш мөгезле эре терлек белән тәмамлады. Бу, узган елның шул чоры  белән чагыштырганда, 380 башка ким булып тора. “Әнәк” агрофирмасы (-173), “Саф” хуҗалыгы (-58), “Ташкын” хуҗалыгы (-153),  “Башак” (-198), СПСК “Агыйдел” (-262) хуҗалыкларында терлекләр аеруча күп кимегән. Ел башыннан караганда, “Актаныш” агрофирмасында, “Чишмә”, “Нигез”,  “Алга”, “Таң”, “Эконом”, “Чиялек” хуҗалыкларында терлекләр саны арткан булса, “Чишмә”, “Әнәк” агрофирмасында, “Ташкын”, СПСК “Агыйдел”, “Башак” хуҗалыкларында маллар киресенчә, кимегән. Ел башы белән чагыштырганда, районда 188 терлек кимегән. Ай эчендә дә малларның 8 башка кимүе күзәтелә. 
Ел ахыры якынлашкан саен хуҗалык җитәкчеләрен дә, белгечләрен дә килешүгә карата саннарны үтәп булырмы дигән сораулар ныграк борчыйдыр. Чыннан да борчылыр, уйланыр урыннар җитәрлек монда. Саннарга күз салсак та, болар ачык күренә. Ел башыннан 1 ноябрьгә  район буенча килешүгә карата 1379 баш терлек җитми. Ел ахырына кадәр аны каян алырлар икән?  Килешү бары тик “Нигез” хуҗалыгында һәм “Актаныш” агрофирмасында, Нур Баян исемендәге, “Чиялек” хуҗалыкларында гына үтәлгән. “Ташкын”, “Тамыр”, “Башак”, СПСК “Агыйдел” хуҗалыкларына, “Әнәк” агрофирмасына үзләренең минусларын тутыру өчен, ай-хай, бик нык тырышырга туры киләчәк. Октябрь   ае буенча килешүне  исә “Нигез”, “Чиялек”, “Таң”,  “Чишмә”,  Нур Баян исемендәге хуҗалыклар, “Актаныш” агрофирмасы үтәп чыккан.  
Терлек санын саклап калу, аны арттыру буенча терлекләрне вакытында каплату, алардан бозау алу, үлемне киметү, авыруларны булдырмау мөһим роль уйный. Район ветеринария берләшмәсе белгече Илдус Вахитов “Ташкын” һәм “Алга” хуҗалыклары мисалында райондагы терлекләрнең сакланышына анализ ясады.  Саннардан күренгәнчә, ел башыннан район 
хуҗалыкларында 12349 баш терлек каплатылган. Бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 166 башка артык булса да, “Нигез”, “Таң”, СПСК “Агыйдел”, “Чиялек” хуҗалыкларында каплатылмый калган телекләр булу, баш саннарын арттыруда киртә булып тора. 
Ел башыннан 11592, ә ай эчендә 1075 баш бозау туган.  Узган елның октябрь ае белән чагыштырып караганда,  56 башка азрак. 
Ел башыннан 797 баш терлекнең үлеменә юл куелган. Узган елның шул чоры белән 
чагыштырганда, терлекләр үлеме “Әнәк”, “Актаныш”, “Чишмә” агрофирмаларында, “Нигез”, “Таң”, “Нур”, “Чишмә”, “Алга” хуҗалыкларында арткан. Ә “Башак”, СПСК “Агыйдел”, “Саф”, Нур Баян исемендәге, “Ташкын” 
хуҗалыклары үлемне киметә алган.  Октябрь аенда 70 баш терлек үлгән. 
Илдус Вахитов лейкоз авыруын ачыклау буенча да анализ ясады. Агымдагы елда квартал саен алган анализлар буенча авыру йоктыру күрсәткече “Ташкын”да  беренче кварталда –  4, икенче кварталда –19, өченче кварталда 11 процентны тәшкил иткән. Әлеге саннарга карагач, район башлыгы Энгель Фәттахов:
–Ни өчен авыруны йоктыру дәрәҗәсе арткан, – дигән соравын белгечләргә юллады. Ләкин аңа анык кына җавап бирүче табылмады. 
– Теше маллардан алты ай саен анализ алынырга тиеш. Моның буенча чаралар күрелмәсә, без лейкоз авыруын җиңә алмаячакбыз, – диде ул. 
Хисап аенда район хуҗалыкларында барысы 48250 центнер сөт җитештерелгән. Бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 4871 центнерга артыграк. Бер сыерга уртача 432 килограмм туры килә. Сөт җитештерү буенча бу айда беренчелек Нур Баян исемендәге хуҗалыкта. Алар бер сыерга уртача 503 килограмм сөт җитештерәләр. Икенче урында “Әнәк” агрофирмасы – 502 килограмм.  “Таң”, “Чишмә” хуҗалыклары, “Актаныш”, “Чишмә” агрофирмалары да   яшел зонада. Ә менә СПСК “Агыйдел”, “Алга”,  “Эконом” хуҗалыкларында бер сыерга  282-303 килограмм гына сөт җитештерә.
Бер сыерга көнлек савылган сөт буенча иң югары күрсәткеч Нур Баян исемендәге хуҗалыктан Рәмилә Харисова җитәкләгән Пучы фермасында. Алар көнгә бер сыердан 19,9 килограмм сөт савалар. Иң түбән күрсәткеч исә, “Эконом” хуҗалыгының Гөлнара Исламова җитәкләгән Табанлыкүл фермасында. Алардагы сыерлар көнгә нибары 8,7 килограмм сөт бирә. Мөгаен, тәрбияләренә күрә җавапларыдыр. Ферма мөдирләренең эш күрсәткечләрен таблицадан карап, нәтиҗә ясарга мөмкин.  
Октябрь аенда район хуҗалыкларында 4494  центнер ит җитештерелеп, бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 37 центнерга күбрәк.  “Ташкын”, “Чиялек”, “Нур”, СПСК “Агыйдел” хуҗалыклары, “Актаныш” агрофирмасы узган елның шул чорына караганда итне азрак җитештергәннәр. 
Терлекләрнең үсеше буенча караганда, алдынгылыкны бу айда да Нур Баян исемендәге хуҗалык били. Аларның маллары тәүлегенә 882 грамм үсеш бирә. ”Чишмә” хуҗалыгында – 810,  “Саф” хуҗалыгында – 779, “Башак”та – 762, “Чиялек”тә – 760, “Чишмә” агрофирмасында – 729, “Әнәк” агрофирмасында 721 граммны тәшкил итә. Район буенча уртача күрсәткеч 720 грамм булса, калган 
хуҗалыкларның үсеше районның уртача күрсәткеченнән түбән. Ферма мөдирләренең эш күрсәткече шулай ук таблицада күренә. 
Хуҗалыкларда хезмәт куючыларның октябрь аенда уртача хезмәт хакы район буенча 24480 сумны тәшкил иткән. “Әнәк”, “Актаныш” агрофирмалары, “Наратлы”, “Таң”, “Чишмә”, “Нур”, “Нигез”  хуҗалыклары районның уртача күрсәткеченнән югарырак хезмәт хакы түлиләр. 
                                 

                                    Күзе генә ялтыраган сыер сәламәт була аламы?

Терлекчелектән югары продукция алуга киртә булучы сәбәпләр нидә? Әлеге сорауга җавапны Татарстан Республикасы ветеринария лабораторисе белгече Рөстәм Һашимов район хуҗалыкларында булган рейд нәтиҗәләре белән таныштырган вакытта слайдлар, алардагы фотолар ярдәмендә ачыктан-ачык күрсәтте. Алар иртән фермаларда булып, сыерларның нинди мохиттә тәрбияләнүләре белән танышканнар. 
–Күпчелек торакларда сыерларның күзләре генә ялтырап тора. Алар шул тикле пычрак, – диде ул. – Асларында бернинди салам салынмаган. Юеш таш идәнгә яткан малның җилененә зыян килә, нәтиҗәдә мастит авыруы килеп чыгуга сәбәп була. 
Мастит – йогышлы авыру булганлыктан, сыер җиленен юган су һәм чүпрәк аша да ул башка терлекләргә күчә. Рөстәм Һашимов саву аппаратларының шлангларын да даими алыштырырга кирәклегенә басым ясады. Мастит авыруыннан котылыйм дигәннәр, гади генә кагыйдәләрне исләрендә калдырырга һәм аларны үтәргә бурычлы. Болар: саву гигиенасын саклап, һәр сыерның җиленен бер тапкыр кулланыла торган салфеткалар белән сөртү, саву техникасын саклау, саву аппаратларының төзеклеген тәэмин итү. Әллә нинди зур таләпләр дә түгел кебек. 
Ул шулай ук яшь малларны дөрес тәрбияләүгә дә тукталды. Ике ай ярымга тикле бозауларга престартер бирергә кирәк. Шул вакытта гына нәтиҗәсе була, дип аңлатты ул. Ә ике ай ярымнан алты айга тикле бозаулардан максималь үсеш алырлык итеп ашатырга кирәк, диде. Чөнки бозаулар нәкъ шушы вакыт аралыгында буйга үсә. 23 айда бозаулаган тана югары сөт бирүчәнлеге белән аерылып тора, диде ул. 
Бозауларга эчерелә торган угызларның температурасын да тиешле нормада тоту әһәмиятле. Аның өчен барлык бозау караучыларда да термометр булырга тиеш. 
– Ә без булган фермаларда бозау караучы апалар аның температурсын бармак ярдәмендә генә үлчи, – диде ул. 
Малларның нәрсәдән үлүләре буенча да белгеч күзлегеннән анализ ясады ул. Нигездә 70-80 процент үлем микотаксиннар белән агулану нәтиҗәсендә, диде. Бу, миксерларга сенаж, силос базларындагы күксегән, күгәргән азык эләгүдән икән. Шуның өчен базлардан тракторга азык төягән вакытта сәнәк белән бер кеше куярга кирәк диде.  Рөстәм Һашимовның әлеге файдалы киңәшләрен залда утырган белгечләр колакларына чорнап куйганнардыр диясе килә. 
Октябрь ае нәтиҗәләре буенча “Ат” сыны “Чишмә” агрофирмасына  тапшырылды. 
Фермерларның эшчәнлегенә ясалган нәтиҗәләр буенча октябрь аенда  Күҗәкәдән  Илвир Хәбиров – I, Чалманараттан Илнур Әмиров – II, Түкедән Зөбәрҗәт Нуретдинова  III урынга ия булып, бүләкләнделәр. 

                                                          Авыл җирлекләрендә 

Авыл җирлекләрендәге мал саннары буенча 
район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова ясаган чыгыштагы саннардан күренгәнчә, агымдагы елның 1 ноябренә авыл җирлекләрендә  12092 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда 178 башка, ел башыннан исәпләгәндә – 939, ай эчендә 51 башка  күбрәк.  Ай эчендә мөгезле эре терлекләр Иске Сәфәр җирлегендә – 17, Актанышбашта – 15, Актанышта – 14, Аешта –9, Такталачыкта – 5, Кәзкәйдә – 4, Иске Кормашта – 3, Әтәстә һәм Уразайда 2 шәр башка арткан булса, Яңа Әлем, Югары Яхшый, Теләкәй, Мәсәде, Усы җирлекләрендә кимегән. 
Сыерлар узган елның шул чоры белән чагыштырганда 59 башка кимеп, 4647не тәшкил иткән. Ел башыннан аларның саны 16 башка арткан. Иң күп арттыручылар булып, Иске Сәфәр, Такталачык, Кәзкәй, Аеш, Киров җирлекләре тора.  Ә Татар Суыксуы (-53), Иске Айман (-13), Актаныш (-9) җирлекләрендә сөтбикәләр саны шактый  кимегән.  
Октябрь аенда шәхси хуҗалыкларда район буенча 9529.89 центнер сөт сатылган. Бу, сентябрь аена караганда 85.23 процентны тәшкил итә. Октябрь аенда сөт сату буенча Иске Сәфәр җирлеге беренче урында. Алар 90 тонна сөт саткан. Такталачык, Кәзкәй, Татар Суыксуы, Чалманарат, Киров, Аккүз җирлекләре дә 70-46 тонна сөт саткан. Актаныш, Теләкәй, Усы, Иске Айман, Яңа Әлем, Пучы җирлекләре сөт сату буенча кызыл зонада. 
Октябрь аенда бер литр сөтнең бәясе район буенча уртача 19 сум 34 тиен булган. Иске Байсар җирлегендә сөтнең бер литрын 20 сум 33 тиен белән алсалар, Күҗәкәдә бер литр сөткә 18 сум 50 тиен генә түләгәннәр. 
– Шушы тикле аерма кайдан килеп чыга? Иртә таңнан торып, мал арасында йөргән авыл кешесенең хезмәтенә көлеп карау бит бу. Авыл башлыклары сез моны контрольдә тотарга тиеш. Әгәр шуңа риза икәнсез, димәк авыл халкының яшәешенә битараф дигән сүз бу. Күп кеше шул сөт акчасына карап тора бит, – диде Рәйхан Галимҗанова. 
Сөткә түләнгән бәяләрне таблица белән бирәбез. Һәркем үзенең сөтенең ничә сумнан бәяләнүен шуннан чамалар. 
– Хәзер хуҗалыклар сөтенә 23 сумнан түлиләр. Шулай булгач, шәхси сектордан җыелган сөткә дә тиешле бәя булырга тиеш, – диде Энгель Фәттахов та. 
Сарык һәм кәҗәләр саны  узган ел белән 
чагыштырганда 2051 башка кимегән. Аеруча Югары Яхшый, Усы,  Күҗәкә, Аккүз  җирлекләрендә алар 
күпләп бетерелгән.
– Күҗәкәдә сарык 
асраучылар атна саен ярминкәгә сату белән бара. Аларның сарыклары шуның барәбәренә кимегәндер. Ә башкаларда ник алай?–диде Рәйхан Галимҗанова. 
Киңәшмә барышында терлек асраучыларга ярдәм итү максатыннан  эшләп килүче дәүләт программаларында катнашучылар хакында да мәгълүмат җиткерделәр. Иске Сәфәр, Әтәс, Күҗәкә, Аеш, Такталачык  җирлекләрендә яшәүчеләр арасында әлеге программаларда катнашучылар  күп булу куандыра. Программа нигезендә районга 39 мини ферма кайткан. Алты кешенең документы республикага җибәрелгән.
– Әлеге программаларга бөтенләй катнашмаган җирлекләр бар. Аларда да мал асрарга теләүчеләр юк түгелдер. Алдагы елга моның буенча авыл башлыклары ныклап эшләргә кирәк булчак, –диде Рәйхан Галимҗанова. 
Октябрь  ае нәтиҗәләре буенча авыл җирлекләре арасында “Ат” сынына Иске Сәфәр авыл җирлеге лаек булды.

Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: