Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Терсәк якын, тик тешләп булмый

Табигать яшәргән, көннәр озынайган, төннәр кыскарган саен яшьләрнең күңеле күбрәк урамга тартыла. Алар өчен сәгатьнең узганы да сизелми. Кичке сәгать 10нан соңга калырга ярамаганын белсәләр дә, ярамыйга карамый, дип йөри бирәләр. - Баланы кызганып чыгарабыз инде, алар бит сәгать ун тулганда гына чыгып китәләр әле, - диде 16 май көнне...

Табигать яшәргән, көннәр озынайган, төннәр кыскарган саен яшьләрнең күңеле күбрәк урамга тартыла. Алар өчен сәгатьнең узганы да сизелми. Кичке сәгать 10нан соңга калырга ярамаганын белсәләр дә, ярамыйга карамый, дип йөри бирәләр.
- Баланы кызганып чыгарабыз инде, алар бит сәгать ун тулганда гына чыгып китәләр әле, - диде 16 май көнне балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенең чираттагы утырышы барышында бер әни.
Югыйсә тиешле сәгатьтән соң йөрергә ярамаганлыгын да белеп торалар. Әйдә, эләкмәсләр әле, дигән яшерен өмет, балаларына каршы барырга ирек бирми. Тик гел булмый шул, бер генә була. Техникумда укучы берничә баланың тиешле сәгатьләрдән соң урамда йөрүе, өстәвенә, эчкән килеш полиция вәкилләренә эләгүе берәүне дә бизәми. Комиссия әгъзалары каршында басып торган әниләренә никадәр авырлык китерүен алар бәлки аңлап та бетерми торганнардыр.
Бу урында ата-аналар үзләре дә гаепле бит. Әз генә кырысрак булсалар, күп кенә бәхетсезлек очраклары килеп тә чыкмас иде. Төне буе балаңның кайда йөргәнлеген дә белмичә, тыныч кына йоклап ятуны аңлап булмый. Аеш авылында гамәли күнекмәләр үткән вакытта техникумда укучы ике баланың спирт эчүе дә башка сыймый. "Төн уртасында аны кайдан алдыгыз",- дип сорагач, "Җирдә ята иде", - диләр. Тик алар өчен дип кем генә спирт калдырып китәр икән?! Ә балигъ булмаган балаларга төнлә спирт саткан кешеләрне һич кенә дә аклап булмый. Аларның үзләренең дә балалары бардыр. Шул балаларына спиртлы эчемлек бирсәләр, нишләрләр иде икән?
Тиешле сәгатьләрдән соң урамда йөргән әлеге балаларның барысына да 500әр сум күләмендә штрафлар салынды. Әгәр алар икенче тапкыр да эләгәләр икән, бу сумма 2000 сум булачак. Берәүнең дә артык акчасы "кычкырып" тормый, шулай булгач, хөрмәтле әти-әниләр, зинһар өчен балаларыгызга күз-колак булсагыз иде. Хәзер җәйге чорга керәбез. Аеруча игътибар, саклык сорый торган чор. Минем скутерда, мотоциклда йөрисем килә, дигән сүзләренә карап, ирек бирмәсәгез иде. Соңыннан, их, дип башка тотынырлык булмасын.
Комиссия утырышында эчкечелек белән шөгыльләнүче әти-әниләрнең эшләрен дә карарга туры килде. Аларга никадәр генә аңлатырга тырышсак та, күзгә карап, төзәләбез, диләр дә, кабат бирегә килеп басалар. Балаларыгызны приютка җибәрәбез, дигәч, юк бирмим, төзәләм, дип ялына башлыйлар. Әмма ул сүзләрне күпме кабатларга була соң? Әлеге әти-әниләргә туры юлга басар өчен соңгы мөмкинлек бирелде. Әгәр тиз арада аек тормыш рәвеше алып бара башламасалар, аларның балалары приютка җибәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев