Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Тешне кысып түзәсеме?

23 декабрь көнне “Яшьлек” мәдәни үзәгендә райондагы демографик хәлнең торышы, авыр гаиләләр белән эшкә анализ ясауга багышланган 25 форма киңәшмәнең ноябрь ае нәтиҗәләренә багышланганы узды. Аны район башлыгы Энгель Фәттахов алып барды.

Район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова иң элек райондагы демографик ситуация белән таныштырды. 

Узган елның ноябрь ае нәтиҗәләре белән чагыштырганда, туучылар 1гә артып 15не  тәшкил иткән. Ел башыннан районда барысы 201 сабый туган. Узган ел шул вакыт аралыгында 198 булган. Ай эчендә 33 кеше бакыйлыкка күчкән, узган ел белән чагыштырганда, 6га күбрәк. Ел башыннан вафат булучылар саны да узган елның шул чоры белән чагыштырганда 52гә күбрәк булып, 425не тәшкил иткән. Ноябрь аенда язылышучылар саны узган елның ноябрь аена караганда 3кә күбрәк булса да, аерылышучылар санының да артуы бер дә куандырмый. Ноябрь аенда 8 гаилә таркалган.

– Районда демографик хәлне яхшырту максатыннан аерым программа да булдырылды, – диде Рәйхан Галимҗанова. – Ноябрь аенда моның буенча махсус җыелып сөйләшү дә булды.

Мәктәпләрдә тәрбия сәгатьләре уздыру да киләчәктә үзенең нәтиҗәсен бирми калмас. Шушы тәрбия сәгатьләрендә  җирлекләрдәге “Ак калфак“ оешмасы, хатын-кызлар советы әгъзалары белән кызларга  гаилә кыйммәтләре турында аерым аңлату кирәктер дигән тәкъдим дә яңгырады.

Әмма районда яшьләр белән эшләүче махсус штат булмау да, үзен сиздерә. Моны инде мәдәният хезмәткәрләренең берсенә йөкләргә кирәктер, дигән фикерен дә җиткерде Рәйхан Галимҗанова.

Үлем структурасына тукталсак, беренче урында йөрәк-кан тамыры авыруларыннан вафат булучылар. Икенче урында яман шеш авырулары, өченче урында тышкы сәбәпләр тора. Ноябрь аенда эш яшендәге дүрт кеше вафат булган. Эш яшендәгеләрнең үлем сәбәпләренә анализ белән район үзәк хастаханәсенең баш табибы Айдар Хәев таныштырды. Эш яшендә үлүчеләрнең икесе йөрәк-кан тамыры авыруларыннан вафат булган. Гәрчә йөрәк-кан тамыры авырулары буенча үзәк хастаханә тарафыннан авырулар Яр Чаллы шәһәрендәге БСМПга җибәрелә.

– Быел 24 инфаркт очрагы булды. Бу, узган елның шушы чорына караганда 3кә азрак. Шул 24 кешенең 19ына тромболизис ясалды. Йөрәк-кан тамыры авыруларын киметү буенча программа нигезендә 72 кеше коронарографиягә җибәрелде, 9 кешегә шунтирование ясалды, – диде Айдар Хәев.

Быел инсульт кичерүчеләр саны узган елга караганда 10га күбрәк булып, 56ны тәшкил иткән. Шуларның 5се дүрт сәгать ярым эчендә Чаллыдагы хастаханәгә илтеп җиткерелгән. Шушы вакыт аралыгында тиешле ярдәм күрсәтелү авыруларның гомерен, аларны җитди авырулардан һәм инвалидлыктан саклап калуда зур ярдәм.

2019 елның июль-ноябрь айларына план буенча 2764 кеше диспансерлаштыру үтәргә тиеш булып, 2819 кеше аны үткән. Каралу нәтиҗәләре буенча 260 кешедә беренче тапкыр төрле авырулар ачыкланган. 398 кеше икенче тапкыр каралуга җибәрелгән.

Рәйхан Галимҗанова райондагы авыр,  социаль яктан куркыныч гаиләләр буенча да таныштырып үтте. Авыр гаиләләрдә  1 декабрьгә 88 гаиләдә 187 бала тәрбияләнә. Ноябрь аенда Иске Кормаш, Чуракай, Теләкәй җирлекләреннән тәртипләре уңай якка үзгәргән өч гаилә исәптән төшерелгән. Аларда 9 бала тәрбияләнә. Иске Айман, Иске Байсар, Мәсәде, Усы, җирлекләрендә бер генә авыр гаилә дә исәпкә куелмаган.

Ноябрь аенда социаль яктан куркыныч буларак бер гаилә исәпкә куелган. Нәтиҗәдә андыйлар саны 1 декабрьгә 11не тәшкил итте. Аларда 24 бала тәрбияләнә.

Социаль яклау бүлеге аша, социаль килешү нигезендә ноябрь  аенда Актанышта яшәүче бер гаиләгә матди ярдәм күрсәтелгән. Ел башыннан андыйлар саны  – 78.

 

Берсен дә күздән ычкындырмаска

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, балигъ булмаган балалар белән эшләүче комиссия рәисе Ләйсән Нурлыева әлеге юнәлеш буенча алып барылган эшчәнлек белән таныштырды. Комиссия  13 декабрь көнне – Аеш, 18 декабрь көнне Актанышбаш  җирлекләрендә рейдта булган. Рейд барышында комиссия әгъзалары исәптә торган гаиләләрнең көнкүреш-яшәеш шартлары белән танышкан.

Аеш җирлегендә 7 гаилә исәптә тора. Аларда 16 бала тәрбияләнә.

Л.С. һәм Р. Ш. гаиләсе эчүчелек белән шөгыльләнгән өчен исәпкә куелган иде. Аларда дүрт балигъ булмаган бала тәрбияләнә. Р. да, Л. да хуҗалыкта хезмәт куялар. Әмма Л.нең вакыт-вакыт эчеп ала торган гадәте бар. Шуннан ул бер көнлек дәвалануга барып кайта. Гаилә яңа йорт салып кергән. Балалар бакчасына, коммуналь түләүләр өчен бурычлары булмау сөендерә.

Л. М. гаиләсе хуҗабикәнең эчүчелек белән шөгыльләнүе сәбәпле, исәпкә бастырылган. Л.нең хәзер дә эчүләре күзәтелә. Утка бурычлары да бар.

Г.М. һәм Р.М. гаиләсендә КДН әгъзалары бик еш көтелмәгән кунак булдылар. Чөнки, Г.нең даими эчүчелек белән шөгыльләнүе нәтиҗәсендә, өч баланы приютка җибәрү куркынычы да килеп туган иде. Сентябрь аенда соңгы сөйләшү вакытында аңа я дәваланасың, я балаларыңнан колак кагасың, дигән кисәтү дә ясалды. Шуннан соң ул Яр Чаллы шәһәрендәге наркология үзәгендә өч айлык дәвалану курслары үтте. Бүгенге көндә Г.  балалары янына кайтты. Һәм үзенең комиссия әгъзаларына чын күңеленнән рәхмәтле булуын әйтте. Профилактик органнарның бердәм эшчәнлеге нәтиҗәсендә, өч бала әни назыннан мәхрүм булмый калды.

У. гаиләсе 2018 елның август аеннан эчүчелек буенча социаль яктан куркыныч гаилә буларак исәптә тора. Бүгенге көндә әни кеше Казанда психик авырулар хастаханәсендә дәвалана. Гаилә башлыгы әле дә булса, эшкә урнашмаган, шабашкага гына йөри. Әлегә гаиләдә хәл тотрыклы.

Актанышбаш җирлегендә 4 гаилә исәптә тора. Аларда 9 бала тәрбияләнә.

Әҗәкүл авылында яшәүче А.Х. гаиләсендә ике кыз үсә. А. наркология диспансерында өч айлык курслар үтеп кайткан. Әмма соңгы арада тагын эчештерә башлаган дигән хәбәрләр кергән. Тик рейд вакытында үзе бу хакта кире каккан. Өйләренә янгынга каршы сигнализатор урнаштырылса да, аны алып куйганнар. Батарейкаларын алыштырып, аны кире куярга кушылган.

Калган гаиләләрдә хәл тотрыклы иде, диделәр.

Ләйсән Нурлыева авыл башлыкларына, мәктәп директорларына кышкы каникул чорында исәптә торучы гаиләләрне аеруча күзәтүдә  тотарга  кушты.

– Бәла-казалар чыкмасын өчен авыр, эчүче гаиләләргә ял вакытларында кешеләр билгеләп куйсагыз иде. Ял вакытында комиссия тарафыннан да рейдлар оештырылачак, – диде ул.

– Бәйрәм чорында дөрестән дә, әлеге гаиләләрне күз уңыннан ычкындырмасагыз иде. Балалар белән берәр нинди фаҗига килеп чыга күрмәсен, – диде район башлыгы да.

 

Һәр өлкән кеше игътибарда

Районда өлкәннәр белән алып барылган эш турында социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлназ Хуҗиәхмәтова таныштырды.

Агымдагы елда 439 өлкән кеше һәм инвалид өй шартларында социаль хезмәттән файдалана. Аларга 62 социаль хезмәткәр һәм бер медицина хезмәткәре хезмәт күрсәтә.

Ел дәвамында өлкән яшьтәге, ялгыз яшәүчеләрне  янгын куркынычсызлыгыннан кисәтү максатыннан бүлекчә белгечләре, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, авыл җирлеге башлыклары белән бергәләп, авылларда рейдлар оештырганнар. Рейд барышында аларга янгын куркынычсызлыгы хакында аңлатканнар.

144 социаль карауда булган өлкән һәм инвалид, өч социаль яктан куркыныч һәм 33 күп балалы гаиләләрнең өйләренә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә автомат янгынга каршы сигнализацияләре куелган.

70 яшьтән өлкәнрәк 1305 ялгыз яшәүче булып, шуларның 1138е шәхси йортларда яши. Аларның да тормыш-көнкүреш шартлары тикшерелеп, 8 кеше бүлекчә каравына алынган, икесе Пучы картлар йортына урнаштырылган.

 

Уяулык кирәк

 Җирлекләрдә участок инспекторларының гражданнар белән эше, авыр, эчкече гаиләләр белән эшчәнлеге, ялган аракы сатуны ачыклау, җаваплылыкка тарту торышы турында мәгълүматны  Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегенең полиция башлыгының  җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары Фәһим Нуриев җиткерде.

Ноябрь аенда балигъ булмаган балаларга карата җинаять эшләре кузгатылмаган.
7 яшүсмер исәпкә куелган. Гаилә низаглары буенча Актаныш, Зөбәер, Әҗәкүл авылларыннан 6 хәбәр кергән.

Полиция хезмәткәрләрен генә түгел, барлык җитәкчелекне борчыган
проблемаларның берсе – эчкән килеш руль артына утыручылар. Шуның нәтиҗәсендә өч кешенең гомере өзелүе дә бик аяныч.

– ЮХИДИ хезмәткәрләре юлларда даими кизү торалар. Тик шулай булуга карамастан, эчкән килеш руль артына утыручылар булып тора, – ди Фәһим Нуриев та.

Бәйрәм чорлары, аеруча саклык таләп итә. Шуның өчен полиция хезмәткәрләре тарафыннан 25 декабрьдән 14 гыйнвар  аралыгында кизүләр көчәячәк, диделәр.

– Бигрәк тә мәгариф учреждениеләрендә узган чараларда, полиция вәкилләренең дә булуын тәэмин итегез. Балалар арасында аңлашылмаучылык чыгып, бәхетсезлек очраклары килеп чыга күрмәсен, – диде район башлыгы. Чөнки яшүсмерләрнең үзара сугышу фактлары булып тора. Моны инкарь итеп булмый.

 

Өч кагыйдәне үтә

Яңа Кормаш авылы фельдшеры Галия Бәдертдинова үз җирлекләрендә халык сәламәтлеген кайгырту буенча алып барылган эшчәнлек белән таныштырган чыгышында шактый уйланырлык саннар, фикерләр җиткерде. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, саулыгыбызның 70 проценты яшәү рәвешенә, 20 проценты кешенең нәселенә һәм экологиягә, 10 проценты гына медицинага бәйле икән. Бәлки, бу, чыннан да, шулайдыр. Чөнки без берәр җиребез авыртса да, тешебезне кысып булса да түзәбез. Инде түзәр хәл калмагач кына табибларга мөрәҗәгать итәбез. Югыйсә, киресенчә, авырый башлау белән мөрәҗәгать итәргә кирәк тә бит, юк шул.

Яңа Кормаш фельдшер-акушерлык
пункты 302 кешегә хезмәт күрсәтә.  2019 елда җирлектә 2 бала туган, 3 кеше бакыйлыкка күчкән.

Галия Бәдертдинова үз чыгышын озак һәм сәламәт яшисең килсә, Гиппократның өч кагыйдәсен төгәл үтәргә кирәк, дип тәмамлады. Алар: дөрес туклану, ешрак хәрәкәтләнү, гигиена таләпләрен үтәү. Әлеге сүзләр һәркемгә дә кагыла.

***

Киңәшмә ахырында, авыл җирлекләре арасында урыннар чыгарганда искә алынган критерийлар дөрес түгел, дигән фикерләр дә ишетелде. Аеруча, бер кешегә кулланган спиртлы эчемлекләр күләме буенча. Чөнки, кайбер җирлекләрдәге кибетләрдән спиртлы эчемлекләрне читтән килүчеләр дә ала. Әмма, кибет шул җирлектә урнашкач, кулланган спирт күләме дә шул җирлеккә керә инде.  Авыл башлыкларына моның белән килешеп, булган үпкәләрен эчләренә йотарга гына кала.

Ноябрь ае нәтиҗәләре буенча “Пар күгәрчен” сыны Иске Айман җирлегенә тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев