Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Елак малай булган, тавышы да шәп чыга, җырчы булырсың, Актаныш- җырчылар ягы бит ул: "Актаныш-информ" подписчиклары Яңа елда беренче булып туган сабыйны котлый

Районда 2022 елда туган беренче сабыйга тантаналы төстә туу турында таныклык тапшырылды.

2022 елның тәүге сабые Актаныш авылында яшәүче Вәлиевләр гаиләсендә дөньяга килде.
 Кечкенә бәбине бала тудыру йортыннан каршыларга иң якын кешеләре белән бергә район ЗАГС бүлеге мөдире Гөлфинә Мөхәммәдиева һәм без- журналистлар да килде. Гөлфинә Баян кызы Риназның әтисе Айрат белән әнисе Ландышка баланың туу турындагы таныклыгын һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау хатын тапшырды. 

 Риназ гаиләдә өченче ул, абыйлары-8 яшьлек Ильмир белән 6 яшьлек Альмир төпчек энеләрен көтеп алганнар. Гаиләнең олы шатлыгын без дә уртаклашабыз. Айрат белән Ландышка сау-сәламәт,  игелекле уллар тәрбияләп үстерүләрен телибез.

https://www.instagram.com/reel/CYYZDNXj0Ph/?utm_medium=copy_link

"Актаныш-информ"ның инстаграм челтәрендә Риназны бала тудыру бүлегеннән алып чыгу фото- видеомизгелләргә райондашларыбыз да битараф калмады. Риназны, аның әти-әнисен, әби- бабаларын котлап изге теләкләр юллаганнар. Кайбер подписчикларыбыз уенын-чынын бергә кушып "Елак булгач, тавышы матур булыр, киләчәктә Риназдан җырчы чыгар. Актаныш- җырчылар төбәге бит ул",- дип язып калдырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев