Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Әти-әни мәхәббәте авырлыкны җиңәргә ярдәм итә

Әти-әни өчен баладан да газизрәк кеше юктыр ул җир йөзендә. Качкын авылында гомер итүче Гүзәлия һәм Фәндүс Ярмиевләрнең дә кызлары Гөлшаттан соң көтеп алган уллары ул Руслан. Улының тууын ишеткәч, күкнең җиденче катында очуын бүгенгедәй хәтерли Фәндүс абый.

Әмма тормыш дигәнең син теләгәнчә генә бармый шул. Орчык тикле нарасыен күкрәгенә кыскан Гүзәлиягә улының сәламәт түгеллеген хәбәр иткәч, ананың кичерешләрен күз алдына китерүе дә авыр. Язмыш бер мизгелдә аның сабыр канатларын сыный да куя. 
– Улыбызның авыру икәнен ишеткәч, башта бик кыен булды. Аннан әлеге авыру белән көрәшергә, балама терәк булырга кирәклеген аңлап, үзебезне кулга алдык. Русланның сул ягында ДЦП диагнозы куйдылар. Һәм ул ишетми. Балачактан инвалид дигән белешмә бирделәр. 
Улларының һәр көнен файдалы итеп уздыру өчен бар көчен куя Ярмиевләр. Сүз дә юк, Русланның да башка балалар кебек ике-өч яшьтән әти-әни дип дәшүен, сүзләр әйтеп, куануын бик тә күрергә тели алар. Әмма улларының теле ачылмый. Ярый инде, соңарыбрак булса да, тәпи китә. Әйткәннең барысын да аңлый. Шунысына куана әти-әни. Улларының мәктәпкә керер яше якынлаша башлагач, шундый балалар укый торган 
мәктәпләрне белешәләр. Ахырдан Алабугадагы мәктәпне сайлыйлар. 
– Беренче тапкыр Русланны әлеге мәктәп-интернатта калдырганда җанымның яртысын тартып алган кебек булды. Ул елый. Мин күз яшен сиздермәскә тырышам. Аннан машинага утыргач Чаллыга җиткәнче кычкырып елый-елый кайтам, – дип искә ала ул вакытларны Гүзәлия апа. 
Елый-елый атна ахырын көтә ана. Җомга көнне Фәндүс абый улын алып кайту өчен юлга кузгала. Дүшәмбе көнне киемнәрен юып, үтүкләп кабат илтеп куялар. Әнә шул рәвешле 11 ел узып китә. Руслан тора-бара мәктәпкә ияләшә. Үзенә дуслар таба. Сурдолог 
тәрбиячеләр тырышлыгы белән сөйләшә башлый. Теле рус телендә ачыла аның. Шунлыктан әти-әнисе, дуслары белән дә рус телендә аралаша. 
Мәктәптә укыганда үзлегеннән рәсем ясарга өйрәнә. Спорт белән шөгыльләнә. 
– Кирәк кадәр акча калдыра идек тә, тәрбиячеләр бассейнга, спортка йөрттеләр. Хастаханәләргә алып бардылар. Үзебез дә хастаханәләргә, массажларга йөрттек. Баламның һәрбер эшен күрергә өйрәндем. Һәр эшен мактап, аны рухландырып торам, – ди Гүзәлия апа. 
Ярый әле шул мәктәпкә укырга биргәнмен, дип сөенә ана. Руслан анда мөстәкыйльлеккә өйрәнгән. Холкы формалашкан. Бернинди агрессия сизелми. Рәхәтләнеп рәсем ясый, компьютерда дуслары белән аралаша. Рәсемнәре исә искиткеч матур. Аларны рамлап стенага да элеп куйганнар. 
Тора-бара әкренләп, әтисе ярдәме белән велосипедта йөрергә дә өйрәнгән. Аннан квадроцикл да алганнар. Сүз дә юк, авыр булган. Әмма әтисенең тырышлыгы белән үз дигәннәренә ирешкәннәр. 
Авыл җирендә тавык чүпләсәң дә эш бетми. Руслан – Ярмиевләрнең олы ярдәмчеләре. Кош-кортны карау, сарыкларны алып кайту, су алып килү кебек эшләрне Руслан әти-әнисенә эшләтми дә. 
 – Апасы Гөлшат Әлмәткә кунакка алып китсә дә, Русланның юклыгы шунда ук сизелә. Озак тотмагыз, кайтарыгыз инде, дип сагынып шалтыратам, – ди Гүзәлия апа. 
Чыннан да, актив тормыш 
рәвеше алып бара Руслан. Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында уздырылучы спорт 
ярышларында даими катнаша. Йөгерә, озынлыкка сикерә, ядрә ыргыта. Һәрвакыт алдынгы урыннарны яулый. Медаль тотып кайтып кергән балаңны күрү – әти-әни өчен олы сөенеч ул. 
– Ярышка барасын белүгә, аңа алдан ук әзерләнә башлый. Өйдә дә, тышка чыгып та шөгыльләнәбез. Җиңәргә дигән максат куя. Ярыштан кайткач икенче урын алса, җыелып мактыйбыз. Тагын да ныграк тырышсаң, алдагысында беренче урын да алырсың, дибез. Шул рәвешле ничек тә алга алып барырга тырышабыз. 
Алабугадагы мәктәпне тәмамлап кайткач, башта төшенкелеккә бирелгән ул. Чөнки тегендә бергә укыган дуслары, тәрбиячеләре белән актив тормыш алып барганнан соң, авылдагы тыныч тормышка ияләшә алмый интеккән. Хәзер ияләнгән инде. 
18 яшенә тикле колак аппараты алу буенча кыенлыклар күрмәгән алар. Ә менә Русланга 18 яшь тулгач, аның буенча проблемалар башланган. 
– Бер ягындагы колак аппараты ватылды. Инде бер еллап бер ягындагысы белән генә йөри. Аның буенча Казанга, иминият фондына да шалтыраттым. Быелга бетте, икенче елга исемлеккә керсәгез генә инде, диделәр. Берсе белән генә бик ишетеп бетерми. Шуңа нервлана. Ишетүе аз булгач, квадроциклга да бик 
утыртырга куркабыз. Техника килгәнен ишетми калыр, дибез, – ди әнисе. – Шул колак аппараты алу буенча ярдәм итсеннәр иде. 
Гүзәлия апа үзе мәктәптә башта башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләгән. Аннан 11 ел директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары булган. 50 яшеннән пенсиягә чыккач, социаль хезмәткәр булып урнашкан. Бүген аның карамагында өлкән яшьтәге 
6 кеше булып, шуның икесе инвалидлар икән. 
– Үземнең дә улым инвалид булгач, аларны аеруча яратып карыйм. Аларның хәлен аңлыйм, – ди Гүзәлия апа. – Русланым мин кайтуга чәен кайнатып, ашны җылытып тора. 
Фәндүс абый исә җылылык бирү системасында эшли. Үзе хезмәт куйган “Теплосервис” оешмасына бик рәхмәтле алар. Ел саен инвалидлар ункөнлеге барышында Русланга күчтәнәч кабы бирәләр икән. Балаңның сабыйларча куануын күрү әлбәттә, рәхәт. 9 декабрьдә Русланга 23 яшь тулды. Әти-әнисе аңа яңа телефон бүләк итте. Безнең белән дә рәхәт итеп аралашты ул. Капка төбенә үк чыгып, елмаеп озатып та калды. Киләчәк тормышы да шундый бәхетле елмаюларга бай булсын аның. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев