Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Әтием – горурлыгым!

Салкын кышның сихри мизгелендә, бар тирәлек кышка сокланган, агачлар бәсләнгән, елга-күлләр туңган, җир ап-ак карга күмелгән мәлне безнең әтиебез МӨДӘРИС ГАЙНЕТҖАН улы ХАНОВ, ямь өстенә нур өстәп, Актанышбаш авылында яшәүче Һидая һәм Гайнетҗанның 6 баладан 2 нче булып, дөньяга аваз сала. Малай чагы уйнап-көлеп, үсмер, егет чагы эшләп, гармунда уйнап үтә. Һәр егеткә хас сыйфатларын санап китсәк: ул безнең – тырыш, хезмәт сөючән, укымышлы, тәвәккәл, гадилеге белән бик күпләргә үрнәк кеше.

1961 елда Актанышбаш башлангыч мәктәбен, 1967 елда Актаныш урта мәктәбен тәмамлап, хезмәт юлын “Үзәк” хуҗалыгында тракторда эшләп башлый. 1968 елда Актаныш спорт-техник клубында шоферлар курсын тәмамлый. 1969-1971 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Аннан кайткач 746 нчы механикалаштырылган күчмә калоннада слесарь, шофер булып эшли. Казан төзелеш техникумын читтән торып тәмамлый. 1977 елның гыйнварында җитештерү-техник бүлегендә инженер, 1980 елдан хезмәт һәм хезмәткә түләү бүлеге инженеры вазыйфаларын башкара. Шул ук вакытта 1974 елдан комсомол, 1980 елдан партия оешмалары секретаре йөкләрен дә тарта. 1984-1986 елларда Саратов югары партия мәктәбендә укып белемен арттыра. 1986-1989 елларда “Үзәк” хуҗалыгында партия оешмасы секретаре, 1991 елга кадәр КПСС райкомында инструктор, аннан соң, Актаныш автохуҗалыгы җитәкчесе, 1993 елның октябреннән 9 нчы ПМКда участок җитәкчесе булып район авылларында йортларга газ кертүдә хезмәт куя. 1996 елның августыннан Актаныш һәм Актанышбаш авыл җирлекләре башлыгы вазыйфаларын башкара. 2006 елның апрель аеннан авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре профсоюзының район комитеты рәисе булып эшли. 2010 елдан лаеклы ялга чыкса да, хезмәтен 2018 елга кадәр дәвам итте. 2002  елдан Актанышбаш мәчетендә имам вазыйфасын үти, авылда дини йолалар башкара, 2015 елда хаҗда булып кайтты.

Хезмәт белән бергә яшьтән үк спортның күп төрләре белән даими шөгыльләнеп, район сабантуйларында җиңүче, күп тапкырлар җиңел атлетика һәм чаңгы буенча район һәм республика чемпионы исеменә лаек булды. Татарстан спортчылары җыелма командасы составында биатлон һәм чаңгыда узышу буенча Россия беренчелегендә катнашу хокукына ия булучы да. Гагарин төшкән урында марафон ярышында йөгерә, ГТО нормаларын тапшыру буенча республикада җиңүче, “Социалистик Татарстан” газетасы призына ату ярышларында, автомобильләрне фигуралы йөртү буенча Татарстан беренчелегендә һәм башка күп төрле ярышларда уңышка ирешә.

Куйган хезмәтләре югары оешмалар тарафыннан билгеләп үтелә. ВЛКСМ райкомы, өлкә һәм Үзәк комитетларының, профсоюзларның республика, Үзәк комитетларының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, район хакимияте башлыгы, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе Мактау кәгазьләре, республика спорт һәм ДОСААФ өлкә комитетлары Дипломнары белән бүләкләнә. Район комсомол тормышында актив катнашканы өчен Венгриягә туристик, Кострома шәһәрендәге халыкара яшьләр лагерена бушлай юлламаларга лаек була. Ә район спорт тормышындагы активлыгын искә алып, аңа Мәскәү Олимпиадасына шундый ук юллама тәкъдим ителә.

Яшьтән үк спорт белән бергә сәнгатьне дә яратып үсә. Укыган вакытларда ук авылда концертларда катнаша. 746 нчы ПМКда эшләгәндә эштән кайткан яшьләрне автобус белән җыеп, конторада әзерләнеп, ел саен район смотр концертларында уңышлы чыгыш ясыйлар, телевизор, баян һәм башка кыйммәтле бүләкләргә ия булалар. Ә профсоюз оешмасы ярдәме белән сәхнә костюмнары тектереп, коллектив, Казан Төзүчеләр мәдәният сараенда өч аерым номер урынына унөч номер белән чыгыш ясап, грамота һәм истәлек бүләкләр белән кайталар.

Инде лаеклы ялда булуына карамастан, безнең тынгысыз әтиебез, спортны, сәнгатьне үз итә, ветераннар арасында үткәрелгән чараларда актив катнаша. Хәзер исә, оныклары төрле спорт өлкәләрендә шөгыльләнәләр һәм җиңүләр яулыйлар.

Яхшы атаның хакы – йөз яхшы остазның хакыннан да олырак.Үзеңне яратырга, кешеләргә ихтирам белән карарга һәм тормышта үз урыныңны табарга өйрәткәне һәм өйрәтеп кенә түгел, үзе дә нәкъ шулай яшәгәне өчен, мин әтигә зур рәхмәтле. Әтиебез, Башкортстан кызы Вәсилә белән кавышып, без – ике балага тормыш бүләк итәләр, югары уку йортын тәмамлап, бүгенге көндә үз тормышларыбыз белән яшибез. Безне кадерләп үстереп, 5 оныкка туры юл күрсәтеп, үз юлыбызга аяк басарга булышкан, гаделлеккә өйрәткәнең өчен, бик зур рәхмәт. Әти – безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Әтиебез, тормыш авырлыкларын җиңә килгәнсең, балаларыңа, туганнарыңа сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшисең. Өебез һәрчак ямьле, ризыклы булсын. Балаларның, оныкларның игелеген күреп, әни белән берлектә, җан тынычлыгында яшәргә язсын.

Кызың Альбина ХӘбибуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев