Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

“Әтием истәлеген саклавыгызга рәхмәт, актанышлылар!“

Җиңүнең 70 еллыгын каршылау тантаналарында районыбызда Советлар Союзы Герое Гатаулла Минаевның (Николай Орлов) кызы Любовь Орлова катнашты. Әтисе белән моннан 47 ел элек кайткан була ул Актанышка. Түке җирлегендәге тарихи эзләрне барлыйлар, туганнары белән танышалар, район мәктәпләрендә чыгышлар ясыйлар. Быел Түке авыл җирлеге башлыгы Рамил Нуртдиновның чакыруын сөенеп кабул итә...

Җиңүнең 70 еллыгын каршылау тантаналарында районыбызда Советлар Союзы Герое Гатаулла Минаевның (Николай Орлов) кызы Любовь Орлова катнашты.
Әтисе белән моннан 47 ел элек кайткан була ул Актанышка. Түке җирлегендәге тарихи эзләрне барлыйлар, туганнары белән танышалар, район мәктәпләрендә чыгышлар ясыйлар. Быел Түке авыл җирлеге башлыгы Рамил Нуртдиновның чакыруын сөенеп кабул итә ул.
8 майда авылда үткән бәйрәмне дә бик ошаткан, мәктәптә укучылар белән очрашкан, районда зурлап үткәрелгән Җиңү бәйрәмен дә сокланып күзәткән. Әтисе белән танышып калып, озак еллар хатлар алышып яшәгән, бер-берсенең хәлен белеп, аралашып торган сугыш ветераны Тимер Фәрдиевнең дә гаиләсендә булды Любовь Николаевна, истәлек-хатирәләрен яңартты. Апач авылында яшәүче туганнары Фәндүс һәм Фиразия Нәҗметдиновлар Любовь Николаевнаны Актанышның тарихи истәлекле урыннары белән таныштыралар - һәр сәгатем язып, билгеләнеп куелган минем, ди.
10 май көнне Туган як музеенда булып, район тарихы белән танышты, әтисенең истәлекләрен музейга тапшырды герой кызы.
Егерме яшьлек Николай сугыш башланганда 29нчы махсус батальонда хезмәт итә. Киев астында чолганышка эләгә. Контузия ала. Немецлар аларны өч кат чәнечкеле тимерчыбык белән әйләндерелгән мал торагына ташлыйлар. Дусты Иван Гришин белән качкан җирдән тотып алып, көнбатышка баручы эшелонга утырталар. Анысыннан да качып, партизан отрядына кушылалар. Дошман тылында Белоруссия авылларында да булалар. Аларга Гомельск өлкәсендә Петриков районында Оголичи авылында белорус кызы Нина Красюк ярдәмгә килә.
Нина Николай белән һәрчак янәшә була, тимер юлларга миналар куялар, дошман эшелоннарын - сугыш техникаларын, хәрби коралларны шартлаталар. Дошманның 17 эшелонын яраксызга чыгарган Орлов турында хәрби газеталарда шигырьләр чыгаралар. Геройның качкан урынын күрсәтүчегә фашистлар зур суммада акчалар вәгъдә итәләр...
Любовь Николаевна истәлекләрен яңартып, теләкләрен дә җиткерде:
- Музейга "За Родину" партизан отряды, әти-әнинең батырлыкларын чагылдырган китаплар алып кайттым. Әтиемә Советлар Союзы Герое исеме бирелгәнлек турындагы белешмәнең күчермәсен, әтием күмелгән урында кызым белән истәлеккә төшкән фотоны, әтием белән әниемнең фотосын алып кайттым. Әтиемне герой буларак зурлап искә алалар, әнием дә аның янәшәсендә булган, аның да батырлыклары онытылмасын, дим. Зинһар, материал эшләгәндә әтиемнең туганы Мирза Минаев турында да искә алыгыз әле. Бик батыр сугышчы булган ул. Аның сугышта күрсәткән батырлыкларын фронт газетасына да язган булганнар.
- Әтиегез үзенең нәсел тарихын сөйләдеме?
- Бик озак еллар яшерде. Кулак баласы ярлыгы тагып, эзәрлекләрләр, дип курыкты. Казанга минем белән соңгы кайтуында Казан Кремлендә журналистларга үзенең чын исеме Гатаулла Минаев икәнен әйтте. Ленинград блокадасында калып, туганнары үлемен дә авыр кичергән әнисе. Дуслары әтине заводка урнаштырып, Коля, дип эндәшәләр. Көчле булуына сокланып, орел, диләр. Шуннан килеп чыккан исем ул Николай Орлов. Украина, Белоруссиядә партизанлык хәрәкәтләре алып барган әтиемә ике республика да бик якын иде.
Украинада Ровно шәһәрендә әтием исеме белән йөртелгән урам да бар. Кызганыч, Советлар Союзы җимерелү белән, Украинада үзгәрешләр башланды. Мин үзем җәмәгатьчелек эшчәнлеге буенча Киевта еш була идем. Ровно шәһәрендә иҗатчыларның Украина мәдәни-агарту "Русское собрание" оешмасының җитәкчесе буларак, чыгышлар да еш ясадым. Моннан егерме ел элек, Украинада фашизм хәрәкәте башлана, дип сөйләдем. Шаккатканнар иде шунда. Чөнки Советлар Союзы таркалу белән андыйлар хакимияткә, белем бирү структураларына эшкә урнашып, яшьләрнең психологиясен, тарихи фактларны, урамнарның исемнәрен үзгәртә башладылар...
Любовь Орлова - шагыйрә. 1948 елның 11 ноябрендә Белоруссиянең Гомель өлкәсендә Копцевич поселогында туган. 1962 елдан Украинаның Ровно шәһәрендә яши. Укытучы. Украина, Белоруссия, Россия матбугатында язмалары басыла, сигез шигырь китабы бар. 2007 елның гыйнварыннан Белоруссиягә әнисенең туган ягына кайтып, йорт сатып ала. Иҗат итә, җәй дә, кыш та балыкка йөри. Әтием өйрәтте, ди. Урманны бик ярата. Гөмбә, җиләк җыя. Әнисе өйрәткән рецептлар буенча әзерли. Актанышта татар халык ашларын әзерләргә өйрәнә. Махсус дәфтәр ачып, пешерү-әзерләү серләрен, рецептларын яза. Какны, чәкчәкне татар әбием әзерләгәне истә, ди. Аралашкан кешеләрен, очрашуларны да көндәлегенә язып бара. Бәйрәм-тамашаларда да милли киемнәрне, аларның тегү рәвешләрен карап утырган. Рәхмәт сезгә игътибарыгыз, хөрмәтегез өчен, диде ул саубуллашканда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев